Мои стихотворения

Муса безнең араларда

Муса һаман безнең араларда

Тулы гасыр гүя узмаган,

Кемнәр генә аны укымаган,

Моңын тыңлап, җырын сузмаган!

“Хуш, акыллым,”-диеп Әминәсен

Сәламлый күк еллар аркылы.

Яу кырыннан аңа хатлар килгәч,

Түгелгәндер йөрәк ялкыны.

Киткән чакта кайнар өмет белән

Тулган күңеле сүнмәс ялкынга…

Антлар иткән шагыйрь батырларча

Дошман явын җиңеп кайтырга.

Илен, саф сөюен алга куеп,

Бирмәс өчен ерткыч кулына

Көрәшкән ул һәрчак нәфрәт белән,

Киртә булып дошман юлына.

Шагыйрь тойган:аңа терәк булып

Бөек халкы тора артында.

Йөрәк җылысын тойган ул халкының,

Яшәү дәртен тойган канында…

Тулы гасыр узды исемең белән.

“Җырларым”ны җырлап, уйланып,

“Ана бәйрәме”ңне бәйрәм итеп,

“Вәхшәт”еңне укып, кызганып.

Безне дә өйрәтә хөр яшәргә

Синең җырлар, синең шигырьләр.

Бирешмәскә түбән ләззәтләргә.

Тик бәхетле булсын гомерләр.

Синең тормыш-үзе бер батырлык!

Ә үлдең син кыю ир булып.

Моңлы җырдай узды синең гомерең,

Озак яңгыра матур җыр булып!

2006 ел, февраль

Юбилеең белән, Тәнзилә!

Тормышның шул һәрчак үз законы:

Еллар саен еллар тәгәри.

Яңа гына 40 тулды сыман-

Кырык бишкә яшең үрмәли.

Мәктәп сукмакларын урый-урый,

Тормыш сукмакларың таптала.

Баскан саен якты эзләр кала,

Яшәгән саен күңел куана:

Укучылар өчен гел Укытучы син,

Зур хәрефтән языла торганы,

Һаман эштә, һаман эзләнәсең,

Юктыр синең туктап торганың.

Класс сыйныфында-зур җитәкче,

Киңәшче син, ярдәм итүче,

Әти-әниләргә дә сердәшче,

Гел яныңда олысы, кечесе.

Пушкин,Гоголь теле өйрәтәсең

Тукай телле балаларыңа:

“Булса булсын”,-дисең, сөйләшерлек

Ике тел дә укучыларыңда.

“Патриот “ клубын җитәклисең

Инде менә ничә ел буе!

“Изге эшең өчен мең-мең рәхмәт!”,-

Дип кабатлый күпләрнең уе.

Ә профком эше синсез юк ул!

Ветераннар,юбилей, кичәләр…

Кемнең бәбие туган, ә кем-үзе,

Кирәк саен сиңа дәшәләр.

Җыелышлар,утырышларда да

Синең мөхер-иң-иң кирәге.

Педсоветлар,методсоветларның

Йөрәгендә дә -синең йөрәгең!

Тугры дус син безнең коллективта,

Үзгәртмәдең тормыш кыйбласын.

Җил-яңгырлар үтеп керә алмый,

Зур давыллар гына булмасын!

Бергә булдык тормыш сукмагының

Узган чакта кышын,язларын,

Бергә тойдык язмыш салкыннарын,

Ә кояшның-җылы назларын.

Яшә, дускай,озак-озак итеп,

Күк капусы торсын ачылып,

Янәшәңдә һәрчак булсын Рифнур,

Ике улың-ике лачының!

2005 ел,ноябрь

Юбилеен котлы булсын, Лиза!

Матур апрель уртасына таба,

Тукай көннәреннән иртәрәк,

Лиза дустыбыз да бәйрәм итә

45 –е тулып җитәрәк.

45 ул-хатын-кызлар өчен

Җиләк вакыт, диләр халыкта.

Өлгергәнлек сизелә бар нәрсәдә:

Дөреслек бар монда, хаклык та.

Өлгергәнлек сизелә һәр нәрсәдә:

Шәхси тормышыңда, мәктәптә,

Үз балаларыңдай якын күрдең

Мәктәп балаларын, әлбәттә.

Шуңа күрәдерме,балаларның

Якын кешесенә әверелеп,

Ничә буын укучылары атый

“Ин яраткан укытучым”,-диеп.

Тукай телен, безнең туган телне

Өйрәтәсең укучыларга,

Яратырга өйрәтәсең илне,

Кешеләрне син балаларга.

Кандалыйлар,Утыз Имәниләр,

Кол Галилар,Дәрдемән, Исхакый…

Олы шәхесләрнең язмышларын

Һәр укучың да белергә хаклы.

Дәресләрең үрелеп бара синең

Сыйныфтан тыш чаралар белән:

“Сыйныф гүзәле”, “иммунитет көне”-

Бар да уза җылы хис белән.

“Чистай хәбәрләре” хәбәренчә:

“Укучыларың иҗатында

Шигьри юллар чагылдыра

Муса абый, Тукай турында”.

Өлгердең син,Лиза, тормышыңның

Уртасына җитәр-җитмәстә

Күп нәрсәгә:гомер учагыңның

Буыннар чылбыран өзмәскә,

Күп балалы әни исеме белән

Иң яшь әби исемен алырга,

Кода-кодагыйларга куанып,

Кияү-килен назын тоярга…

Иңнәреңә һәрчак иңен куеп,

Терәк булып гомер-гомергә,

Геннадиең синең янәшәңдә,

Бердәнбере булдың үзең дә.

Леня,Света,Венералар- синең

Тормышыңның алчәчкәләре.

Күпме назың, мәхәббәтең бирдең

Үстерергә шул чәчкәләрне!

Коллегалар арасында үзең

Зур хөрмәткә лаек укытучы.

Әти-әниләргә зур ярдәмче,

Киңәшең тота олысы,кечесе.

Туры сүзең һәрчак юлдаш булды,

Шуңа күңел сиңа тартыла.

Ялагайлык кирәкмәде сиңа,

Чапмадың дәрәҗә артыннан…

Синең белән эшләве бик җиңел,

Эш тәҗрибәң- үзе бер мәктәп!

Дәрес тәртибен төзергә өйрәттең,

Шуңа миннән шәхсән зур рәхмәт!

2006 ел ,апрель

Туган көнең белән, Резидә!

Коллегамның бүген туган көне.

Бәйрәм итә барлык дус-ишләр.

Зур хөрмәткә лаек Резидәгә

Багышлана минем уй-хисләр.

Унберенче елың гимназиядә

Армый-талмый хезмәт итәсең.

Һәркөн тәүге тапкыр килгән кебек

Башлыйсың һәр хезмәт иртәсен.

Дәресләрнең иң кызыгы синдә:

Материклар,океан,елгалар…

Диңгез-күлләр,таулар,далаларны

Синең белән “ача” балалар.



Страницы: Первая | 1 | 2 | 3 | ... | Вперед → | Последняя | Весь текст