Курчакнын туган коне Открытое занятие для родителей старшей группы

Казан шәһәре Совет районының «185 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы» муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем учреждениесе

Ата-аналар өчен турыдан-туры белем бирү эшчәнлеге конспекты.

(зурлар төркеме)

Казан шәһәре Совет районының

«185 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы»

муниципаль автономияле мәктәпкәчә

белем учреждениесе II квалификацион

категорияле тәрбиячесе Харисова Л.И.

Казан, 2013

Тема: курчакның туган көне.

Максат:

Информацион-коммуникатив технологияләр, уен-ситуаөияләр, күргәзмәлелек кулланып тел өйрәнү, аралашу теләге тудыру.

Сүз байлыгы булдыру. Гади диалогта катнаша белү, сүзләрне отып алу аша хәтер, зиһен үстерү. Татар теленә кызыксыну уяту.

Җиһазлау:

Ашамлыклар һәм яшелчә муляжлары. Алия (курчак). Эш дәфтәре.

Аудиоязма 52.

Эш төрләре

1. Уен ситуациясе “Алиягә уенчык бүләк ит”.

Матур итеп киенгән Алия (курчак) утыра. Һәр бала уенчыкларын Алиягә бүләк итә.

У Алии сегодня денҗ роңдения. Подарите ей свои игрушки.

Виталина: Мә, Алия, матур туп.

Курчак: Рәхмәт. Туп матур.

Марк: Мә, Алия, зур машина.

Курчак: Рәхмәт. Машина зур.

2. Уен ситуациясе “нәрсә кирәк, сорап ал”.

- Алия туган көненә күп итеп тәмле ризыклар әзерләгән. Нәрсә кирәк сорап ал. Алия приготовила для вас угощения. Попросите, что вам надо.

а) Тәрбияче: Аделя, нәрсә кирәк?

Аделя: Чәй кирәк.

Тәрбияче: Мә чәй. Эч.

Аделя: Рәхмәт. Чәй тәмле.

б) Тәрбияче: Тимур, нәрсә кирәк?

Тимур: Алма кирәк.

Тәрбияче: Нинди алма?

Тимур: Кызыл алма?

Тәрбияче: Мә кызыл алма. Аша.

Тимур: Рәхмәт. Алма тәмле.

3) Җырлы-биюле уен “Ак ипи”

Аудио (52 нче кисәк)

Алиянең туган көненә

Без пешердек ак ипи.

Менә шундый ипи зур,

Менә шундый кечкенә,

Менә шундый тәмле,

Менә шундый баллы.

Әйе шул, әйе шул,

Әйе шул, ипи тәмле.

4. Дәфтәрдә эш. 16 нчы бирем “подарки к дню рождения Акбая”.