Кайбыч районы топонимнарыны килеп чыгышын аталу тарихын ирле сйлм зенчлеклрен йрн

XI республиканской научно-исследовательской конференции «Рождественские чтения»

Секция № 12

Татарский язык для детей татар

Исследовательская работа

«Кайбыч районы авылларының аталу тарихларын, микротопонимнарын өйрәнү”

Сибгатуллина Зиля

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекайбицкая средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»

11А класс

Научный руководитель: учитель первой квалификационной категории Хамидуллина Алсу Фаритовна

Казань 2012

Кереш……………………………………………………………………………………………… 2 — 3

I бүлек.Кайбыч районы авылларының килеп чыгу тарихы……………………….3

I.1. Кошман авылы тарихы…………………………………………………………………… . 4

I.2. Олы Кайбыч авылы тарихы……………………………………………………………… 5

I.3. Кече Кайбыч тарихы…………………………………………………………………………6

II бүлек.Кайбыч районы авылларының микротопонимиясе

II.1. Кошман авылының микротопонимиясе……………………………………….. 6 -8

II.2. Олы Кайбыч авылының микротопонимиясе……………………………….. 8 -9

III бүлек. Лексик сөйләш үзенчәлекләре.

III.1.Фонетика өлкәседәге үзгәрешләр……………………………………………….. 9-10

III.2. Морфология өлкәсендә үзгәрешләр……………………………………………… 10

III.3. Лексик өлкәсендә үзгәрешләр……………………………………………………10-11

Йомгаклау …………………………………………………………………………………….. 11-12

Файдаланылган әдәбият …………………………………………………………………….. 12

Тикшерү эшенең темасы: Кайбыч районы топонимнарының килеп чыгышын, аталу тарихын, җирле сөйләм үзенчәлекләрен өйрәнү.

Теманың актуальлеге: топонимик атамаларның аталу тарихын өйрәнеп, алынган нәтиҗәләрне авылның тарихын торгызуда файдалану, җирле сөйләм үзенчәлекләрен саклап калу.

Эшнең максаты: төрле чыганаклар аша Кайбыч районы авылларының микротопонимнарының аталу тарихларын тикшерү, материаллар җыю, өйрәнү, атамаларны төркемнәргә бүлү һәм нәтиҗә чыгару.

Тикшерү объекты: районыбыздагы чишмә, күлләр, күпер, урман һәм кырлар, чокыр һәм урамнар, халык сөйләме.

Тикшерү методлары: эвристик ысул - эзләнү, тикшеренү һәм нәтиҗә чыгару.

Алымнар: топонимика буенча булган фәнни әдәбият белән танышу, музейда, китапханәдә эшләргә өйрәнү; авылыбызның өлкән кешеләреннән атамалар тарихын сөйләтү, язмаларны редакцияләү; географик объектларның фотоларын җыю.

Кереш

Һәр авылның үз тарихы, үз атамалары бар. Халык авылның кое-чишмәсенә елга-күленә, чокыр-басуларына, урман-болыннарына бик матур исемнәр биргән. Географик исемнәр белән без балачактан ук очрашабыз. Туган йортыбыз урнашкан авыл, урам исемнәре, авылыбызның тирә-ягындагы тау, чокыр, басу, болын, елга, күл, һәм башка географик объектларның атамалары кечкенәдән үк безне үзенә тартып тора.

Географик атамаларның җыелмасын, аларның килеп чыгышын, ясалышын, кулланылыш һәм үсеш эволюциясен, мәгънәсен, таралышын топонимика фәне өйрәнә һәм тикшерә. Микротопонимика – топонимика фәненең аерым төбәк, шул тирәлек-урын кешеләре өчен генә билгеле булган географик атамалар (микротопонимнар) җыелмасын өйрәнә торган бер бүлеге. Географик җирлекләрнең күбесенә бик борынгы заманнарда ук исемнәр бирелгән. Халкыбызның борынгы теле, тарихы, тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре турында сөйләүче байтак мәгълүматлар тупланган аларда. Туган авылларда күпме ачылмаган серләр көтеп ята. Һәр тау-чокыр, һәм күл-инеш исеме үзе бер ачылмаган дөнья бит. Исемнәрне җыйнарга, өйрәнергә кирәк.

I бүлек.Кайбыч районы авылларының килеп чыгу тарихы

Мин үземнең фәнни-эзләнү эшемдә Кайбыч районының 3 татар авылының ономастикасын өйрәнүне максат итеп алдым.

Кайбыч районында 13 татар авылы бар. Ләкин аларның барысын да тиз арада өйрәнеп бетерү мөмкин түгел, шуңа мин өчесенә генә тукталдым. Барлык төр географик берәмлекләрне тәфсилләп өйрәнү, халкыбызның борынгыдан кулланып килгән тел җәүһәрләрен берәмтекләп барлау кыйммәтле мәгълүматлар бирә. Исем-атамалар үзләре хезмәт күрсәткән халыкның элекке заманнардан ук кемнәр белән аралашуын, тормышка карашын, рухи кыйбласын, тарихи үсеш юлын, мәдәни дәрәҗәсен, тарихи бәйләнешен ачыкларга ярдәм итә.

Географик атамаларның барысы да онытылып беткәнче, җыеп туплау мәсьәләсен көн кадагы итеп күтәрергә кирәк.

Авыллар тарихы, географик берәмлек атамалары хакындагы мәгълүматларны мин шул авылларда яшәүче сыйныфташларымнан, , авыл картларыннан, зыялы кешеләрдән сорашып, шулай ук академик Гомәр Саттаровның “Туган җирем, туган авылым”, “Атамалар дөньясына сәяхәт”, профессор Фирдәүс Гарипованың “Авылларны сөям җаным-тәнем белән”, “Авыллар һәм калалар тарихыннан” дигән китапларыннан татар авылларының килеп чыгу тарихлары, ономастика турында бай һәм кызыклы мәгълүмат тупладым.

I.1. Кошман авылы тарихы

Авыл атамасы Казан ханлыгы чоры документларында, 1565—1567 елларны эченә алган Зөя өязенең теркәү кенәгәләрендә, шулай ук татар халкының авыз иҗаты әсәрләрендә һәм башка тарихи чыганакларда еш кабатлана. XVIII йөзгә мөнәсәбәтле бер тарихи чыганакта (Д. А. Корсаков) Олы Кошман авылында йомышлы татарлар саны — 181, керәшен татарлары 6 кеше дип күрсәтелә. 1898 елгы хезмәттә Олы Кошман һәм Кече Кошманда 738 татар кешесе яшәгәнлеге мәгълүм.

Кошман авылы оешу турында мондый риваять бар: «Кошман — бер елганың исеме. Бәрле суының көньяк тарафында. Кошман авылының мөселман авылы булганына бик күптән түгел. Кошман — элек рус авылы булган. Моннан 200 еллар чамасы элек Кошманга Бишбатман авылыннан мөселманнар күчеп утырган. Кошман руслары Бишбатманга алар урынына килеп урнашканнар. Сәбәбен белгән кеше юк. Кошманның кайбер нәселләре Тәтештән килгәннәр. Кармыш баба — Болгардан чыккан адәм. Кармыш баба үзе Тәтештә булган. Ике улы бар икән: берсе — Янкилде исемле, янә бер улы — Заид исемле. Заид исемле улы Юынчыда яшәгән, аннан соң аның нәселе Кошманга килгән. Кармыш бабаның бабаларының бабасы Нәреш дигән кеше булган. Аның улы Гомәр, аның улы Сәйфетдин, аның улы Фәхретдин, аның улы Шәрәфетдин хәзер дә Кошманда имамдыр. Аның улы Хәйретдиндер».

Элек Кошман авылын хәзерге Яшел Үзән районының Бишбатман авылы урынында булганлыгын авыл аксакаллары әле дә хәтерләрендә тоталар. Шушы авыл кешесе Әхмәтгали ага Сәет улы Сәетшин (1911 елда туган) сөйләве буенча, авылга бер нәсел Сембер якларыннан килеп утырган. Авыл халкы арасында балта осталары, вак сәүдәгәрләр һәм бабачылар яшәгән.

I.2. Олы Кайбыч авылы тарихы.

Кайбыч төбәге Болгар дәүләте, Алтын Урда империясе, Казан ханлыгы заманнарын хәтерли.Әмма аның тарихы бик аз тикшерелгән. Юбилейлар уңае белән чыгарылган китапларда, нигездә, аерым шәхесләр турында сүз бара.Төбәкнең борынгы этник, мәдәни, сәяси, иҗтимагый, дини тарихлары турында без күп нәрсәләрне белмибез әле. Әйтик,Кайбыч атамасы ничек барлыкка килгән, азатлык көрәшендә халык нинди юнәлешләрдә эш иткән, Казан калгасының дүртенче капкасы нигә “Кайба/”ы/ч/ капкасы” дип аталган? Мондый сорауларга җавап эзләү бик мөһим. Аларны ачыклау чын милли тарихыбызны язуга өлеш булачак. “Атлас офицеры” дигән басмада /Москва, 1974,206 нчы бит/, Казан капкаларын күрсәткән картада.Кайбыч атамасы ике”а” белән язылган. Димәк, 1552 елда/һәм бу авыл барлыкка килгән ерак заманнарда/ Казанның бер капкасын “Кайбицкие ворота” дип атаганнар. Татарчага әйләндерсәк, Кайбыч – кайбач, каймач килеп чыга.Чөнки тарихи фонетикада б=м/без=мез, ирен-ирен авазлары/. Эзләнүләр кайбер нәтиҗәләр бирде.Бу атама мишәрләр күчеше белән булу бик ихтимал. Тарих фәннәре докторы, этнограф Д.М. Исхаков Олы Кайбыч якларына “мишәрләр күчеше ,мишәрләр агышы көчле булган дип саный.”

Кайбыч атамасы турында төрле фаразлар бар.Кайбыч – Хәйбүч- Хәйбүш /Г.Саттаров/, Кайбыч – кап, зур качык сүзеннән /Г.Ибәтуллин/, Кайбыч – Кобец дигән исемнән / К. Галимов/ дигән легендалар мәгьлүм.

I.3. Кече Кайбыч тарихы.

Борынгы болгар-татар эпиграфик ядкәрләрен өйрәнгән галим Һарун Йосыповның хезмәтендә XVI гасырның беренче яртысындагы татар ташъязмалары сакланган авыллар исемлегендә Кайбыч районының Кече Кайбыч авылы да күрсәтелгән.Ләкин кайбер язма истәлекләрдән күренгәнчә, Болгар чорына караган кабер ташы да бар. Димәк, тамырлары бик тирәндә икән Кече Кайбыч авылының.1 Авыл бик борынгы булып санала.Аңа Хəйбуч дигəн кеше тарафыннан нигез салына.Нәкъ бу авылдан чыккан кешеләр Кайбыч районы Олы Кайбыч һәм Буа районы Кайбыч авылларына нигез салалар.

II бүлек. Кайбыч районы авылларының микротопонимиясе

II.1. Кошман авылының микротопонимиясе.

Кошман авылы тирәсендә географик берәмлекләр, ягъни елга-инешләр (җирле халык аларны чокыр, чыгыр дип йөртә), кизләү-чишмәләр, күл-сазлыклар, чалу-болыннар, басу-ышналар, үзән-иңкүлекләр бик күп. Елга-инешләрдән: Бәрле, Кошман суларына Куян атавы, Олы күпер, Дуңгыз аланы, Ташлы кизләү, Уйдар башы, Баскыч алан, Чик, Карлыган үзәк, Мөкәч инеше, Урта капка, Мәдрәсә астындагы инеш, Кабык күпер чокырлары һ. б. Бу төбәктә кизләү-чишмәләрне икенче төрле улак дип атыйлар. Аларның исемнәре түбәндәгечә яңгырый: Кошман башы, Ташлы, Үти күле кизләве, Авыл, Мөкәш, Корми чыгыры кизләве, Борһан абзый, Хәйрулла абзый, Урта урам кизләүләре һ.б. Бу кизләүләр әле дә бар. Күлләр: Үти, Тирән, Янган, Күчәк, Озын күл һ.б.

Шунысы куанычлы: авыл суга бик бай. Чишмә-кизләүләр янына тагын коелар да өстәлә. Яңа урам, Насыйбулла абзый, Тимерша коелары һ. б. бар. Коеларны да, кизләүләрне дә халык кадерләп карый, чиста тота, буралар бурый, улаклар ясый. Авылның суга бай икәнлеген су тегермәннәренең күп булганлыгыннан да аңлыйсың. Атамаларның килеп чыгуы да үзенчәлекле. “Өянкеле кизләү” тарихын искә төшерсәк, элек карт бабай көтү куганда таягын ачуыннан җиргә кадаган да, соңрак шул җирдә ике өянке агачы үсә башлаган һәм алар арасыннан чыганак бәреп чыккан. Ә Имәлле тавның атамасын Насыйбулла исемле картның “илән” сүзен “имәл”дип әйтүеннән килеп чыккан.Халык телендә әле онытылмый йөри торган тегермән атамаларыннан Морзахан, Нәгьми, Насыйри, Тимерша, Хәсән, Яшип, Хәйретдин, Әхмәдулла, Салави тегермәннәрен әйтергә мөмкин. Тегермәннәр янында тегермән буалары булган. Буа янындагы басуларда иген ишелеп уңган, болын-үзәннәрдә печән калын булып үскән.

Авыл тирәсендә таулар байтак: Тукый, Имәлле, Эшләпә таулары, Җәкәнә кашы һ. б. Җәкәнә кашын авыл халкы икенче төрле Алып бабай чабата каккан тау дип тә йөртә. Эшләпә тавын да Алып бабай белән бәйлиләр. Имеш, ул урында эшләпәсен салып, тузанын каккан һәм шул урында кечерәк кенә тау барлыкка килгән. Алып гәүдәле зур кешеләр турында күп төрле легенда-риваятьләр бар.

Тирә-юньдәге юл, күпер, болын-чалу һ. б. атамаларны халык әле дә хәтерендә саклый: монда һәр географик берәмлекнең исеме һәм кадере бар дияргә була. Юллар: Киртәле башлаш, Югары Мөрәле, Әпләс, Түбән Мөрәле, Шомырт, Күлләр юлы, Ашата елга юлы, Бия, Айтуган, Маһи яисә Алпавыт юллары һ. б. Болын-чалу исемнәре байтак: Алпавыт чалуы, Таллык буе чалуы, Түбән тыкрык чалуы, Югары тыкрык чалуы, Казанбакты чалуы, Солдатлар атавы чалуы һ. б. Күперләр: Чик күпере, Кабык күпер, Олы күпер һ. б.

Халык телендә кулланыла торган ышна басуы исемнәре бу тирәләрнең элек тоташ урман булуы хакында сөйли. Мәчет ышнасы дигән урынның агачын мәчет салу өчен кискәннәр. Нәгьми ышнасы җирен Нигъмәтулла исемле кеше агачтан чистарткан.

Авылның сул ягында заманында исемнәре белән дан тоткан атаклы Кайбыч урманнары сузылып киткән. Анда күз явын ала торган матур чәчәкләр үсә, күп төрле исемдәге агачлар шаулый. Җәен дә, кышын да ямь-яшел булып утыручы нарат урманы да бар. Ә бераз уңдарак мәһабәт имән урманы шаулый. Аннан соң чикләвек куаклары китә.

II.2. Олы Кайбыч микротопонимиясе

Элеке вакытта Олы Кайбыч авылында: Бакчалы,Елга арты, Кызыл яр, Тегермән юлы, Качкалак, Сазлык, Таллы, Кичүле, Коммунальный, Хәрби, Исполком, Милиция урамнары булган.

Шулай ук безнең авылда: Корпачлар,Май заводы, Карлыган үзәк чокырлары да бар.

Олы Кайбычта җиләк-җимешкә, яшелчәгә бай булган Зиннәт һәм Яшелчә бакчалары булган. Шушы бакчаларга бәйләп, халык җырлар да иҗат иткән:

Зиннәт бакчасын чабыгыз,

Үткен булса чалгыгыз.

Су өстендә күбек ничек,

Безнең шундый чагыбыз.

Мул сулы, сихри Бәрле елгасы аркылы:Тимерче, Асылмалы, Завут куперләре дә булган.

Саф, тәмле сулы, челтерәп аккан: Зәм-Зәм, Кәнәфер, Зират асты чишмәләре ага.

Кече Кайбыч микротопонимиясе

Авылны икегә бүлеп, Бәрле суы ага. Ул елга күршедәге Бәрлебаш авылыннан башлана. Авылларны һәрьяклап урманнар уратып алган. Бу урманнар Кайбыч урманнары дип даныклы. Анда калач җитмәслек мәһабәт имән агачлары үскән. Чишмәләр шактый күп, аларны монда да кизләү исеме белән йөртәләр. Авылның иң атаклы чишмәсе – Ташлы кизләү. Авылда барлыгы 8 чишмә челтерәп ага. Борындыктан килгән Изге чишмә, Зәңгәр чишмә, Микулай кизләве, Сафа кизләве һ.б. Авыл кырыеннан Кайрак елгасы үтә. Ул Бәрлегә кушыла, ә Бәрле исә Зөягә коя. Кайрак елгасы элек-электән үк ташлы булып, ташлар кайрак кебек каты булганнар. Авыл халкы елгадагы бу ташлар белән пычак, чалгы һәм ураклар кайраган. Авылның бер ягында Киндер күле бар. Авылда элек киндерне күп чәчкәннәр һәм шушы күлдә эшкәрткәннәр. Авылның икенче ягындагы күл Түгәрәк күл дип йөртелә. Качкалак чокы зур һәм тирән булган. Авыл янында тагын Бурсык чокыры, Зиреклек чокыры, Төмсәк чокырлары бар. Авылдагы Якмыш (Кыстыбый) урамының да үзенә күрә бер кечкенә сере бар. Авылга электр кертән вакытта электрикларга бер апа якмыш ашатып чыгара. Шуннан соң бу апа торган урамны Якмыш урамы дип атап йөртә башлыйлар.

Авылда тагын Тирмән юлы, Аръяк, Түбән оч, Югары оч, Әртәнби дип йөртелә торган урамнар бар. Авылда 3 зират бар. Берсе – Изгеләр зираты, икенче – Такта зираты, өченчесе хәзер мәетләр күмелә торган зират. Зиратны халык карап һәм тәрбияләп тора.

III бүлек. Лексик сөйләш үзенчәлекләре.

III.1.Фонетика өлкәседәге үзгәрешләр:

[барадырыйым] – бара идем

Былчырак – пычрак

Әбик — әйе бит

Вич – весь (рус теленнән)

Мәйтәм – мин әйтәм

Бахыт – вакыт

Җ-лаштыруга мисаллар: җул, җырак, җүн, җомырка, җегет, җөгердем, җал һ.б.

III.2. Морфология өлкәсендә үзгәрешләр: кәки – ит, нәүрәп – баз, шүшилә башы – печәнлек, папый – баш киеме, пәпеш – аяк киеме, дегәч – таба майлый торган , акчый – бакчы, кара әле, печтик – бераз, чәлдергән — урлаган, бидрә — чиләк, массашкы(чәч тарагы), чистый, бирән, бәләкәй, ,түмә. үтеч (бурыч), чаршау (корма), чутсыз (исәпсез), тупса (бусага),

III.3. Лексик өлкәсендә үзгәрешләр.

-туганлык терминнары(туган апа, җиләк апа,алма апа,тәти әби, чәчәк апа,каен апа,нәни апа, дәү апа,кечкенә апа,матур абый..)

-эндәш сүзләр(наным,бәбекәчем,җаныкаем,кечкелдүгем,чәчтәпи,кылмуен)

-абзар-кура,өй тирәсе(шүшилә башы, нәүрәп,азбар,ишегалды, матча, кәҗәнкә, чолан..)

-савыт-саба(чынаяк табагы,бал кашыгы,өлеш тәлинкәсе,дегәч,агач кашык, чәнечке, чәйнек, чәшкә табагы…)

-кием-салым(куфта, фуфайка, пәпеш, папый, кипкы, түбәтәй, ката,

шәл,чүәк, галуш, бутый..)

-үсемлекләр(туйра,корычагач(ясень),элмә, зелпе, карагач,карама, какы, кузгалак,сөт үләне,әрекмән,кечеткән..)

-кош-корт,бөҗәк,хайван(фатыйма – камка бөҗәк, бүти, чәбәш, тана,)

-балык (шүкә,лүшшә, кәрәкә, ратан, елан балык)

-транспорт (бубик , касимсот,лисапит..)

-эш кораллары (ышкы, өтерге, кәтмән, чалгы…)

-хайваннарны чакыру(бүти-бүти,пес-пес, чебеди(сарык йонын алганда тынычландырырга),мә-мә, куып җибәргәндә: Төррийа, һас

Йомгаклау.

Йомгаклап әйткәндә, Кайбыч атамасының килеп чыгышы, формалашуы тамырлары белән Болгар дөньясына барып тоташа. Меңнәрчә еллар дәверендә бу төбәктә төрле халык вәкилләр килеп урнашканнар һәм үзләренең тарихи эзләрен калдырганнар. Халыклары борынгыдан Болгар-Казан яклары белән тыгыз мөнәсәбәттә булып, төрки-татар телен, үзенчәлекле гореф-гадәтләрен саклап кала алганнар.

Һәр халыкның үз теле, үз тарихы бар, ул үз тамырларын аңларга, белергә тели. Шушы җәһәттән татар халкының җирле географик терминнарын тикшерү дә халыкның телен, тарихын һәм тамырларын белү-өйрәнүдә үзеннән шактый зур һәм мөһим өлеш кертә.

Һәркемне туган җиренә, аның урман-кырларына, тау-үзәннәренә, елга-суларына, юл-сукмакларына, болын-көтүлекләренә, сала-калаларына нәкъ менә аларның тарихларын, атамаларын кайчан, кемнәр тарафыннан бирелүен һәм нәрсә аңлатуын, лексик мәгънәләрен белү, белергә теләү беректерә, туган җирнең, туган якның кадерен, газизлеген һәм якынлыгын шулар арттыра, милли тамырларны шулар ныгыта, беркайчан һәм берничек тә өзелмәс итә.

Географик объектларның күбесенә бик борынгы заманнарда ук исемнәр бирелгән. Бу атамалар, буыннан-буынга күчә барып, бүгенге көнгәчә килеп җиткәннәр.

Лексик – җирле сөйләш үзенчәлекләргә килгәндә, Кайбыч ягы татарлары сөйләме әдәби сөйләм кебек матур яңгырашлы. Урта диалектның тау ягы сөйләшенә кергән сөйләмебезне күрше мишәрләр дә, керәшен татарлары да, чуашлар да баетып торган.

Йомгаклап, шуны әйтәсе килә, без, яшь буын, туган ягыбызның киләчәге өчен җаваплы кешеләр. Туган төбәгебезнең тарихын җентекләп өйрәнеп,

эш-гамәлләребезне аның табигатенә зыян китермәслек итеп оештырырга тиешбез. Шулай булганда гына без сәламәт һәм бәхетле кешеләр булырбыз, бездән соң килгән буынга бай табигый мирас калдырырбыз.

Файдаланылган әдәбият

1. Гарипова Ф. Авылларны сөям җаным-тәнем белән. – Казан:Тат. кит. нәшр., 1994

2. Зарипов Р.С. Үткәннәр эзеннән.// Мәгариф.— 1998.- №7.

3. Саттаров Г.Ф. Атамалар дөньясына сәяхәт. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1992.

4. Саттаров Г.Ф. Туган җирем, туган авылым.// Мәгариф. –1996.—№11.

Саттаров Г.Ф. Татар топонимиясе. – Казан: КДУ нәшрияты, 1998.- 438