Дреслрд уеннар крстм м дидактик материаллар куллану

Дәресләрдә уеннар, күрсәтмә

Һәм дидактик материаллар куллану

Күрсәтмәлелек төрле типтагы дәресләрдә, дәресләрнең төрле этабында, төрле метод һәм алымнар кулланып эшләгәндә уңышлы кулланыла. Ул укучыларга теоретик материалны җиңел һәм ныклы үзләштерергә ярдәм итә. Күрсәтмәлелек материал тел дәресләрек кызыклы итеп үткәрергә булыша, сүзлек запасларын баету, сөйләм телен үстерү һәм эстетик тәрбия бирү өчен дә кирәк.

Һәрбер укытучы дәрестә күрсәтмә материалны дөрес файдалана белергә тиеш. Аның өчен материал сайлаганда да игътибарлы булырга кирәк: мисаллар өйрәтә торган темага һәм төп максатка туры килсен, укучыларның игътибарын өйрәнә торган тел факларыннан читкә җибәрерлек булмасын, типик эчтәлекле, кызыклы һәм укучыларга төрле яклы тәрбия бирерлек булсын, грамматик күренешләрне аңлатуда кыенлыклар тудырмасын.

Күрсәтмә әсбапларның берничә төре була. Мин үз дәресләремдә күбрәк кулланылган күрсәтмә әсбаплардан түбәндәгеләрне күрсәтә алам.

Таблица.

Фонетика һәм графика, орфография һәм грамматика дәресләрендә таблица уңышлы файдаланыла. Таблица укучыларның яңа материалны хәтерләрендә ныгып калдырырга булыша.

Рәсемле таблицалар.

Яңа материалны аңлатканда һәм нәтиҗә чыгарганда, аны ныгытканда файдаланыла. Ул укучыларның танып белү эшчәнлеген үстерергә, мөстәкыйль фикер йөртергә һәм үткәнне хәтердә ныгытырга ярдәм итә. Рәсемнәр ярдәмендә мисал һәм нәтиҗәләр аңлаешлырак була.

Альбом – таблица.

Аерым битләргә язылган тематик таблицалардан тора, аны укучылар белешмә яки тарату материалы буларак файдаланалар. Ул тел курсының аерым бүлекләре буенча эшләнә, үткәннәрне системалаштырырга ярдәм итә. Укытучы ясаган таблицалар үрнәгендә укучылар үзләре дә аны ясый алалар.

Схема.

Грамматик категорияләрнең бүленешен схемаларда аны укучыларның хәтерендә калдырырга һәм ныгытырга зур ярдәм итә. Алардан төрле типтагы дәресләрдә һәм дәресләрнеә төрле этабында файдаланып була.

Открыткалар.

Өйрәтә торган материалны ныгыту максаты белән, укытучылар дәресләрдә тарату материалларыннан да уңышлы файдаланалар. Шуларга открыткаларны, карточкаларны, сюжетлы рәсемнәрне кертергә мөмкин. Төрле тәрбия бирерлек һәм грамматик күренешләрне катнаштырып җөмләләр яки хикәя төзерлек эчтәлекле открыткалар таратыла һәм төп максат аңлатыла. Укучылар үзләренә бирелгән открыткаларны карыйлар, укыйлар һәм биремнәр үтиләр. Биремне үтәүгә иҗади якын киләләр. Мөстәкыйль рәвештә фикер йөртәләр һәм шул вакытта аларның танып белү эшчәнлеге дә үсә. Төсле открыткаларны “укыганда”, укучы эстетик тәрбия дә ала.

Карточкалар.

Карточкалар укытуны индивидуальләштерү, вакыттан дөрес файдалану, укучыларны мөстәкыйль эшләргә өйрәтү һәм аларның фикер йөртүләрен, акыл эшчәнлекләрен үстерү, нәтиҗәдә, дәресләрнең нәтиҗәлелеген күтәрү өчен гаять кирәкле. Карточкаларны, укучыларның белем даирәсе һәм материалны үзләштерү дәрәҗәсе төрле булуга карап, берничә вариантта эшләргә була.

Теге, яки бу теманы өйрәнүгә бәйләп, укучыларның үзләреннән дә карточкалар яздырырга мөмкин. Мәсәлән, фигыль төркемчәләре турында өйрәткәндә, өйрәнә торган фигыль төркемчәләре кергән җөмләләрне укучылар матур һәм пөхтә итеп карточкаларга язып киләләр. Ул карточкалар китап кебек ябыла торган ике яклы катыргыга ябыштырылган”Фигыль төркемчәләре” кассасына салына бара.

Фигыль төркемчәләрен кабатлаганда, укучылар шул карточкалардан файдаланалар: башлары капланган кассалардан карточкаларны алалр, җөмләләрне укып, нинди фигыльикәнен, аның грамматик төрләрен (заманы, төре, заты һәм саны) әйтәләр. Бу алым, грамматик уенның бер төре буларак, укучыларда аеруча кызыксыну уята һәм аларны активлаштыра; мөстәкыйльлекләрен үстерә, үзләре язып килгән карточкаларның дәрестә файдаланылуы аларда үз көчләренә ышаныч тәрбияли, өйрәнә торган материалны тирәнрәк үзләштерергә ярдәм итә.

Уеннар.

Дәрестә уеннар оештыру – укытуның актив формалары һәм методларыннан файдалану ул. Уен вакытында укучы актив катнаша, вакытка экономия ясала һәм нәтиҗәләр шунда ук билгеле була.

Балага белем һәм тәрбия уен аркылы аеруча кече яшьтән әйбәт бирелә. Уйнаган вакытта бала күп нәрсә таный, күнекмәләр ала. Шуның өчен укытучы, белем һәм кешелекле тәрбия бирү бурычын алда тотып, тел дәресләрендә балаларның уеннарын максатка ярашлы итеп оештырырга тиеш.

Уен баланың шул фән белән кызыксынуын көчәйтә, мөстәкыйльлеген, ихтыяр көчен, акыл эшчәнлеген, зирәклеген, тапкырлыгын үстерә, аны милли бердәмлек рухында тәрбияли, билгеле бер максат куеп эшләргә өйрәтә.

Дидактик уен һәм материаллар; татар теленнән грамматик уеннар, мавыктыргыч күнегү һәм проблемалы мәсьәләләр; теге яки бу тел фактын тануга корылган әкиятләр, мәзәкләр, диалог һәм башваткычлар, логик, стилистик күнекмәләр өчен уен күнегүләре – туган телне өйрәнү белән укучыларны мавыктыру, сыйныфта грамматика дәресләрен җанлы, кызыклы итү, балаларның дөрес сөйләү һәм язу күнекмәләрен аңлап җиңел үзләштерүләрен булдыру теләгеннән чыгып кулланыла.

Уеннар, мавыктыргыч күнегүләр, табышмак, башваткыч, кызыклы әңгәмәләр, әкият һәм мәзәкләр укучыда ана теленә мәхәббәт тәрбияләр, телгә карата тирән кызыксыну уятыр. Алар татар теле һәм уку дәресләрендә, дәрестән тыш уеннарда, түгәрәкләрдә, төрле кичә һәм балалар иртәләрендә файдаланырга мөмкин.

Һәр укытучы эш процессында туктаусыз эзләнергә, эшнең яңа алымнарын табарга тиеш. Моның өчен үз дәресләремдә мин уеннар, уенчыклар, тарату әсбаплары, аудиоматериаллар файдаланам. Телефон, микрофон кебек атрибутлар куллану диалогик сөйләм төзергә, ягъни кара – каршы сөйләшүләр оештырырга аеруча ярдәм итә. Балалар җырлары, җанлы сөйләм үрнәге язмалары да дәресне кызыклы, нәтиҗәле уздырырга булыша.

Дәрестә татарча гына сөйләшергә тырышам. Төрле әдәби жанрларга, бигрәк тә әкиятләр укуга игътибар итәм. Әкият геройлары булып уйнау, алар булып сөйләшү укучыларның үзләренә дә бик ошый.

Укучыларның белем сыйфатын үстерүдә дәресләремне уен төрләренә (мәсәлән, уен – дәрес, кичә – дәрес, сәяхәт – дәрес һ.б.) игътибар итәм. Урынлы кулланылган уеннар укучыларны активлаштыра, аларның игътибарын туплый. Уеннар дәресләремне хисләр белән баета, балаларның иң яхшы сыйфатлары ачылуга ярдәм итә. Үзләштерергә читен булган материал да, уен рәвешендә аңлатканда кызыксынуны уята. Укытучы һәр укучыны эшкә тарта, уйната, уйлата, өзлексез иҗат итүгә этәрә.

Дәресне җанландырып җибәрә “Нәрсә югалды?”, “Очты – очты”, “Серле капчык” уеннары.

Укучыны үзеңә тиң әңгәмәдәш итеп тоеп, аның белән иҗади хезмәттәшлектә булганда, сөйләмгә өйрәтүнең көтелмәгән яңа мөмкинлекләре ачыла. Гадәттә, алар төрле танып – белү уеннары белән бәйле була. Мәсәлән, “Календарь” уены. Тактага, киңрәк ара калдырып, 1-дән алып 7-гә кадәр саннар языла. Җиде укучыга атна көннәре исемнәре язылган карточкалар бирелә. Укучылар, чиратлап, үз карточкаларында күрсәтелгән атна көне саны янына басарга һәм көн исемен әйтергә тиеш. Соңыннан бер укучы атна көннәре язылган карточкаларны өстәлгә тәртибе белән тезеп куя.

Шулай итеп, дәресне төрләндереп, җанландырып җибәрер өчен, яңа алымнар, төрле күрсәтмәлелек материал, кызыклы эш формаларын кулланырга кирәк.