урок благотворительности

Тема: XIX гасырда Казан губернасында хәйрия эшчәнлеге.

Максат: 1.Хәйрия эшчәнлегенең төрле

юнәлешләре турында мәгълумат бирү.

2. Төбәк филонтропларының хәйрия

акцияләрендә катнашу сәбәпләрен

ачыклау.

3. Татар сәүдәгәрчелегенең иганәчек эшендәге милли үзенчәлекләрне аңлату.

4.Сөйләм телен яңа сүзләр белән баету.

5. Кешелеклелек, ихтирамлылык,

бер-береңә ярдәм итү сыйфатлары

тәрбияләү.

Җиһазлау: Мультимедия программасы, видео-проектор,

китаплар күргәзмәсе, интернет материаллары,

белешмәлелекләр.

Материал: Дәреслек «Татарстан тарихы, XIX гасыр»

«Татарстан» журналы 2006 ел, №12, 2007 ел №1.

Дәрес барышы.

Оештыру өлеше.

Укучылар белән исәнләшү.

Дәрес өчен уңай халәт тудыру.

Укытучының кереш әңгәмәсе.

— Кайсы гына газетаны кулга алсак та, телевизор – радионы ачсак та, хәйрия эшчәнлеге, иганәчелек дигән сүзләр яңгырый. Чөнки, 2007 ел – Татарстанда хәйрия елы (слайд №1)

Шул уңайдан республикабызның президенты Минтимер Шәрипович Шәймиев үзенең чыгышында болай дип әйтте: (Слайд №2, экраннан уку): «Тирә-ягыбызда караучысыз калган өлкәннәр, инвалилар, ятимнәр,авыр хәлләргә очраган кешеләр бар. Алар безнең ярдәмгә мохтаҗ. Аларга ярдәм кулы сузу, игелек кылу — әхлакый бурычыбыз. Бер-беребезне кайгыртып яшик, бер-беребезгә ихтибарлы һәм ихтирамлы булыйк».

Әйе, чынлап та, бездән ярдәмгә мохтаҗ кешеләр янәшәбездә бик күп, алар бездән кадер-хөрмәт көтә. Хәйриячелек кебек изге эш Әби патша заманында башланып китә. Нәкъ шул чорларда мөселманнарга мәчетләр төзергә рөхсәт бирелә, татар сәүдәгәрләре, эшмәкәрләр үз эшчәнлеген җәелдерә башлап, шактый гына акча туплый, нәтиҗәдә милли капитал барлыкка килә. XVIII гасырның II яртысында әлеге җирлектә формалашкан татар буржуазиясе йөзләгән меңнәр белән исәпләнгән хәйриячелек капиталын булдыралар.

Дәрес темасы белән таныштыру. (Слайд №3)

— Бүгенге дәреснең темасы «XIX гасырда Казан губернасында хәйрия эшчәнлеге» дип атала. Иганәчелек, хәйриячелек, меценатлык, спонсор булу – бу изге гамәлнең аталышы шулай. Ислам дине күзлегеннән караганда ул – зәкат бирү. Мөселманнар үзләренә Аллаһы биргән байлыктан мохтаҗларга да өлеш чыгарырга тиешләр. Элеккеге татар байлары ислам диненең шул канунын бер дә онытмаганнар. Шуңа да алар акчасына мәчетләр төзелгән, китаплар чыгарылган, ятимнәр өчен приютлар ачылган, халык өчен хастаханәләр салынган.

IV. Сүзлек эше (экраннан уку).

— Бүгенге дәрестә очрый торган кайбер сүзләрнең мәгънәләрен ачыклап китик әле.

Хәйрия – бу сүз бик күп төшенчәләрне үз эченә ала, әйдә, үзегездә әйтеп карагыз әле, — шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, изгелек, кадер-хөрмәт…

Меценатлык – бай һәм абруйлы кешеләрнең фәнгә һәм сәнгатькә матди һәм рухи ярдәм күрсәтүе.

Филонтропия – мохтаҗ кешеләргә материаль ярдәм.

Богадельня – гарипләр һәм картлар өчен йорт.

Приют – ятим балалар йорты.

V.Дәрес материалын аңлату.

1. Хәйрия җәмгыятьләре һәм оешмалары турында сөйләү.

— XIX гасырда шәфкатьлелек һәм хәйрия эшләре Россиядә киң тарала. Безнең төбәктә — Казан губернасында да бу эшчәнлек колач җәя. Ярлыларга ярдәм итүнең иң таралган формасы булып сәдака өләшүдән бигрәк, төрле хәйрия фондлары, җәмгыятьләре, оешмалары төзелә. (Слайд №4 – экранда язылганнарны уку, аңлату)

— 1816 елда Казанда Ярлыларга ярдәм комитетлары оештырыла. Алар ярлы гаиләләргә азык-төлек, кием-салым, акчалата ярдәм итәләр.

1870 елда Попечительләр комитетының эшчәнлеге киңәя, алар арзанлы ашханәләр, чәйханәләр ачалар, түләүсез яки арзанлы фатирлар бирәләр, эш эзләүдә ярдәм итәләр, ярлы һөнәрчеләрнең эшләнмәләрен саталар.

1898 елда татар сәүдәгәрләре «Ярлы мөселманнарга булышлык итү җәмгыяте» төзиләр. Иң беренче ярдәмнәре – 1898 елның 30 июнендә булган янгыннан соң булла. Буч орда 140 йорт яна. Казанда бу җәмгыять акчасына 50 кешелек түләүсез мөселман ашханәсе эшли.

Шулай итеп бу хәйрия җәмгыятьләре шушы чорда килеп туган иң әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итәләр, ярлы халыкка зур ярдәм күрсәтәләр.

2. Богадельнялар һәм балалар приютлары турында сөйләү.

— Бу чорда да караучысыз калган картлар, гарипләр, ятим балалар, яклауга мохтаҗ кешеләрнең саны елдан-ел арта. Шуңа күрә бу кешеләргә матди һәм рухи ярдәм итү максатыннан төбәк шәһәрләрендә богадельнялар, балалар приютлары ачыла башлый. (Слайд №5 – экранда язылганнарны уку һәм аңлату)

XIX гасырның 30 елларында Казан сәүдәгәрләре шәһәр богадельнясы өчен акча җыя башлыйлар һәм 1848 елда Ложкин богадельнясы буларак картлар йорты эшли башлый. Шуннан соң Казанда һәм башка шәһәрләрдә бер-бер артлы сәүдәгәрләр шәхси акчаларына богадельнялар ачалар. Беренчеләрдән булып мөселман авыл богадельнясы төзүгә акчаны сәүдәгәр А.Я.Сәйдәшев бирә, аны 1895 елда Кармыш волосте Көтүк авылында ачалар һәм ул татар сәүдәгәрләре җәмгыяте акчасына тотыла. (Слайд №6)

30 еллар ахырында шәһәрләрдә балалар приютлары ачыла башлый. Казанда шундый 3 приют эшли, анда «бөтенләй ятим, ярым ятим һәм ата-аналарының аларны тәрбияләү һәм укыту өчен акчалары булмаган балалар» даими тәрбияләнә.

VI. Укучыларның чыгышы.

Укытучы. Сәүдәгәрләр катлавы хәйрия эшенә зур ярдәм күрсәтәләр. Казан губернасында бу эшчәнлек белән шөгыльләнүче аерым династияләр барлыкка килә. Хәзер шулар турында сез иптәшләрегезнең чыгышыннан ишетерсез.

1 укучы Юнысовлар нәселенең иганәчелек эшчәнлеге турында сөйли.

— (Слайд №7 – И.Г.Юнысов портреты) XIX гасырның иң абруйлы эшмәкәрләреннән Юнысовлар нәселе үзләренең актив һәм төрле юнәлештәге иганәчелек эшчәнлеге белән Казанда гына түгел, Русия мәмләкәте башкаласы Мәскәүдә дә танылганнар.

Габидулла Юнысов Рәсәйнең иң бай кешесе була: кереме 3 млн сумнан артып китә. Ул 1838 елда халык арасында үләт чире таралгач, хастаханә салдыра. Бу хастаханәнең даны еракларга тарала. Шулай ук Габидулла бай татар авылларында мәчетләр төзи.

Аталарының эшен уллары Ибраһим белән Исхак дәвам итәләр. (Слайд №8) 1844 елда алар «Мөселман ятим балалар йорты» ачалар. Бу – Казанда беренче татар хәйрия йорты була. Ел саен биредә 7 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге 30 бала яши. Алар бушлай кием, ризык белән тәэмин ителәләр. Шулай ук монда балаларга белем алу мөмкинлеге дә тудырыла. Шәригать дәресләре белән бергә арифметика, тарих, география, рәсем, рус, татар, гарәп телләрен өйрәткәннәр.

(Слайд №9 – Казандагы Юнысовлар йорты рәсеме) Казан урамнарында Юнысовларның йортларын һәм кибетләрен һәр чатта күрергә мөмкин булган. Әлеге приют өчен генә дип, аларның 14 кибете эшләп торган. Кибетләрдән кергән табышны алар хәйрия максатында кулланганнар: Коръән китапларын бастырганнар, аларны бушлай таратканнар, мәчет-мәдрәсәләр төзелешләренә зур ярдәм күрсәткәннәр.

(Слайд №10 – Мәрҗәни мәчете рәсеме) Хәзерге вакытта да үзенең матурлыгы белән аерылып торган Мәрҗәни мәчете дә алар акчасына төзелгән.

Изге эшләре өчен Ибраһим Юнысов III дәрәҗә Изге Анна ордены һәм алтын медаль, ә аның абыйсы Исхак III дәрәҗә Изге Станислав ордены һәм алтын медаль белән бүләкләнәләр. Алар, мондый бүләккә лаек булган, бердәнбер татар сәүдәгәрләре булып тарихка кереп калган.

Укытучы. Шушы чорда Алабуга сәүдәгәрләре һәм эшмәкәрләре дә хәйрия эшчәнлеген киң җәелдереп җибәрәләр. (Слайд №11) 1904 елгы Россия халык санын алу документларында болай дип язылган: (экраннан уку)

« Шәһәр гражданнары үзләренең хәйрия эшчәнлекләре белән данлыклы. Алабугадагы шикелле киң җәелгән хәйрия эшен башка өяз шәһәрләре арасында табу кыен. Алабуга сәүдәгәрлеге элек-электән иганәчелекләре белән аерылып торды, үз акчаларына шәһәрдә һәм империянең башка урыннарында храмнар салдырдылар…»

Сәүдәгәрләрнең һәм эшмәкәрләрнең хәйрия акчаларына Алабугада Александрия балалар приюты, хатын-кызлар гимназиясе, өяз һәм шәһәр училищесы, чиркәүләр төзелә. Шулай ук Россиядә беренчеләрдән булып сәүдәгәрләрнең шәхси акчаларына электр яктырткычлары һәм суүткәргечләр урнаштырыла.

Бу эштә кемнәр башлап йөри? Кемнәр зур өлеш кертә?

2 нче укучы Стахеевларның эшчәнлеге турында чыгыш ясый.

— Алабуганың иң бай, иң эшчән атаклы сәүдәгәрләре Стахеевлар булган. Аларның көч-кодрәтле нәселе бик зур капиталга ия булган. Стахеевларның Себердә алтын приискалары, нефть промыселлары, үзләренең пароходчылыклары, завод-фабрикалары зур табыш китергән. Кама буеның бөтен икмәк базарына – алар хуҗа. Күпмиллионлы сәүдә Англия, Франция, Германия, Голландия белән алып барыла. Эре сәүдә йортларының еллык акча әйләнеше 150 млн сум тәшкил иткән. Бу акчаның күп өлешен алар халык өчен, изге эшләр өчен тотканнар.

Алабугада XIX гасырның II яртысында «Стахеевларның хәйрия комитеты» эшләгән һәм бу акчаларны фәкать кешеләргә ярдәм максатыннан гына җибәрә торган булганнар. Акчаларның бер өлешен шәһәрне төзекләндерүгә, уку йортлары төзү һәм аларны тотуга биргәннәр.

(Слайд №12) I гильдия сәүдәгәр Иван Стахеев 1857-1868 елларда шәхси хәйрия акчасына Казан-Богородица хатын-кызлар монастыре(рәсеме күрсәтелә) төзетә.

(Слайд №13) Алабуганың мактаулы гражданкасы, бай сәүдәгәр хатын Глафира Федоровна Стахеева Епархия хатын-кызлар училищесын (рәсеме күрсәтелә) шәхси акчасына төзетә. Хәзер бу бинага Алабуга Дәүләт педагогия институты урнашкан һәмбу бина шәһәрнеңтөп бизәге булып тора. Нәселдән-нәселгә, буыннан-буынга Алабугада хәйрия традицияләре күчеп бара. Хәйрия эшчәнлеге шәһәргә үзенә бер аерым рухи атмосфера алып килә.

(Слайд №14) Халык изге, киң күңелле шәхесләрен онытмый. 2003 елда бу тарихи шәһәрдә Дмитрий Иванович Стахеевка һәйкәл куела.

VII. Мәчет-мәдрәсәләр төзелеше турында укытучының чыгышы.

— Хәйрия акчалары шулай да храмнар, мәчетләр, уку йортлары төзүгә күп тотылган. Шәһәрләрдә һәм авылларда мөселманнарның иганә акчаларына күп күп кенә мәчетләр төзелә.(Слайд №15 – экраннан уку) XVIII – XX гасыр башында Казан шәһәрендә хәйрия акчасына 17 мәчет, дистәгә якын мәдрәсәләр төзелә, алар шул чорның иман һәм гыйлем учаклары булганнар. Хәзерге вакытта бу корылмалар – татар халкының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләре.

(Слайд №16) Борнай мәчете (1872-1895)

Казан шәһәренең мактаулы гражданы, беренче гильдия

сәүдәгәре Мөхәммәтсадыйк бай Борнаев төзетә.

(Слайд №17) Әҗем мәчете (1887-1890).

Шул заманның дәрәҗәле татар эшмәкәрләре

Әҗимовлар төзетә.

(Слайд №18) Печән базары мәчәте (1849).

Беренче гильдия сәүдәгәре Гобәйдулла бай Юнысов васыять иткән акчага уллары төзетә. Бу мәчет Казанда баш гыйбадәтханә саналган.

(Слайд №19) Госманов мәчете (1867).

Танылган сәүдәгәр Җиһанша бай Усманов тарафыннан төзелгән.

Беренче намазны – Ш.Мәрҗәни укыган.

(Слайд № 20) Иске таш мәчет (1802).

Дәрәҗәле сәүдәгәр Г.Г.Үтәмешев тарафыннан төзелгән һәм

берничә мәртәбә киңәйтелгән.

(Слайд № 21) «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе (1882).

(Слайд № 22) «Мәрҗәния» мәдрәсәсе (1880).

VIII. Милли-төбәк компонентын куллану.

— Безнең Түнтәр авылы да шул чорда үзенең бай һәм дәрәҗәле сәүдәгәрләре белән дан тоткан. Алар да иганәчелек белән шөгыльләнеп, халыкка зур ярдәм күрсәткәннәр, аң-белем таратуда үзләреннән өлеш керткәннәр. Шуларның кайберләре турында Г.Исхакыйның да китапларыннан укырга мөмкин. Габделлатыйп бай Хәкимов, аның улы Мөхәммәтшакир бай милләт өчен янып-көюче, халыкның киләчәге өчен кайгыртучы, гасырлар дәвамында артта калган халыкны агартучы, халыкның фәкыйрьлеген, наданлыгын бетерү өстендә көрәшүче булып тарихка кереп калганнар.Алар үзебезнең авылда гына түгел, Уфа да, Бөгелмәдә дә үзләренең шәхси акчаларына мәчет, мәдрәсә биналары төзеткәннәр.

(алар төзегән мәдрәсәләрнең рәсемнәрен күрсәтү)

(Слайд № 23 – 27).

IX. Укытучының йомгаклау сүзе.

— Шәфкатьлелек һәм хәйрия – Россия чынбарлыгы феномены, аның киң таралуы кешеләрнең мул тормышы белән бәйле өлкәләргә дәүләтнең игътибары җитмәүдән. Хәйриячеләр шуны тулыландырырга тырышалар. Хәзерге көндә дә арабызда ярдәмгә мохтаҗлар күп. Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган ятим балаларның саны ел саен үсә бара. Тәрбиягә, ярдәмгә, яклауга мохтаҗ әби-бабайлар, инвалидлар наз һәм игътибардан мәхрүм. Мохтаҗларга риясыз ярдәм итү теләге һәркемнең күңелендә булырга тиеш.

Ә безнең арабызда игелекле йөрәкләр аз түгел.

(Слайд № 28) Шуларның берсе – Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, Халыкара Алтын медальгә лаек булган Әсгать ага Галимҗанов. Ул бай сәүдәгәр дә , миллионер да түгел, ә тир түгеп, хезмәт куеп тапкан акчасын хәйрия эшенә тота. Балалар йортына гына ул барысы 60 тан артык машина бүләк итә, мохтаҗ кешеләргә ярдәм кулы суза, халыкка кирәкле корылмалар төзетә. Мондый кешеләр арабызда күбрәк булсын иде.

X. Дәрескә нәтиҗә ясау.

Укытучы. Укучылар, без бүгенге дәрестә Казан губернасында XIX гасырда хәйрия эшчәнлеге белән таныштык. Бу чорда хәйрия эшчәнлегенең нинди юнәлешләре киң колач алган? Иганәчелек эшендә актив катнашкан шәхесләрдән кемнәрне беләсез?

Укучыларның җавапларын тыңлау.

XI. Өй эше бирү.

Укытучы. Бүгенге дәрес темасына спич (кыска чыгыш) әзерләргә.

(Слайд №29 мәкальләр язылган: Күңелең иркен булса, бәхетең киң булыр. Мал белән бай булма, күңелең белән бай бул. Игелекле эшнең иртәсе-киче юк. Яхшылык күрәсең килсә, яхшылык ит.)

Дәресне Ф.Яруллинның «Мәрхәмәтлелек» шигырен уку белән тәмамлау.

Теткәләнә, туза бик тиз,

Мишень бит безнең йөрәк.

Тузмас иде бер-беребезгә

Булсак мәрхәмәтлерәк.

Елмайсак, куллар кысышсак,

Йөрешсәк әгәр күбрәк.

Булыр идее бу дөньялар

Тагы да мәхәббәтлерәк.

Җирдә күпме кешеләргә

Кирәк таяныч, терәк.

Мәрхәмәтебез белән без

Булыйк мәһабәтерәк.