Укучылар чен кагыйдлр

5 – 9 нчы класс укучылары үтәргә тиешле кагыйдәләр

• Белемнәрне ныклы үзләштерергә, уку күнекмәләренә ия булырга. Үзеңне урта белем алып чыгу юлына, һөнәр сайлауга әзерләргә.

• Гомуми файдага намус белән эшләргә. Җитештерүчән хезмәттә һәм үз- үзеңә хезмәт күрсәтүдә катнашырга, куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен төгәл үтәргә.

• Мәктәп, класс, укучылар оешмаларының иҗтимагый тормышында, укучылар үзидарәсендә актив катнашырга. Шәхси кызыксынуларны коллектив кызыксынулары белән яраштыра белергә.



• Туган як табигате, халык байлыгын сакларга, яратырга.Экономия һәм сакчыллык өчен бөтенхалык хәрәкәтендә катнашырга.

• Физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнергә.

• Ата- аналарны, гаиләдәге өлкәннәрне ихтирам итәргә, өй эшләрендә катнашырга.



• Йорт хуҗалыгын алып бара белергә өйрәнергә, өлкән яшьтәге һәм авыру кешеләр, кечкенәләр турында кайгыртырга.

• Тәртипле, тыйнак һәм әдәпле булырга. Педагоглар таләпләрен, укучылар үзидарәсе карарларын үтәргә.

• Тыйнак һәм пөхтә киенергә. Мәктәпкә укучы формасы киеп килергә.

• Юлда йөрү кагыйдәләрен, янгын куркынычсызлыгы, суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә, тирә-юньдәге кешеләрдән дә аларны үтәүне таләп итәргә.