Тукай иатын йрнд яача карашлар Педагогик кишм чыгышы

Тукай иҗатын өйрәнүдә яңача карашлар.

Тукай иҗатын өйрәнүдә яңача карашлар дигәндә минем күз алдыма мәгълүмати технологияләр, яңача эш алымнары кулланып кулланып,язучының тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнү килеп баса.

Тукай рухы безнең күңелләргә ана сөте белән кергән. Аның шигырьләрен сабый чактан ишетеп аңыбыз ачылган, яхшыны яманнан, дусны дошманнан аера белергә өйрәнеп үскәнбез.

Балаларыбызның теле дә Бөек Тукаебыз әкиятләрен тыңлап, шигырьләрен укып ачыла. Әле беренче сыйныфта “ Әлифба” чорын “кичергәндә” үк нәниләр, шагыйрь белән бергә:

“И туган тел, и матур тел, әткәм -әнкәмнең теле; Дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы”,- дигән юлларны бөтен ихласлары белән кабатлыйлар. Аларда туган илгә, туган халыкка, туган телгә мәхәббәт хисе әнә шулай Тукай исеме белән бергә туа, һәм ул хис- бөек шагыйрьне ярату, аның әсәрләренә соклану, шул әсәрләр белән тәэсирләнү хисе еллар үтү белән тагын да үсә, көчәя бара.

Бүген мәктәпләрдә Г .Тукайның тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнүгә бик күп вакыт бирелә. Һәр сыйныфта, Тукайның бай иҗади мирасын укып, балаларыбыз халкыбызның телен, күркәм сыйфатларын сакларга, туган илебезнең мөкатдәслеген, урман-кырларның, суларның матурлыгын тоя һәм кадерли белергә өйрәнәләр. Югары сыйныфка күчкән саен, укучылар ша-гыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча яңа мәгълүматлар алып белемнәрен баеталар. Бу дәресләр төрле викториналар, әдәби кичәләр, ши-гырь бәйрәмнәре белән үрелеп алып барыла Тукай һәрчак безнең белән. Аның фантазиясе тудырган үлемсез образлар: алтын тарагын урлаткан су аналары, бүреләр өерен куркытучы хәйләкәр кәҗә белән сарык, явыз дию пәриен җиңүче батыр Карәхмәтләр, чордан – чорга күчеп, бүгенге көнгә килеп җиттеләр. Балаларыбыз бөек шагыйрь тудырган әкиятләрне яратып укыйлар, ләкин инде, безнең буын балалары кебек, озын бармаклы, мөгезле шүрәледән дә, тарагы өчен малайны куган су анасыннан да курыкмыйлар. Аларны күбрәк әкияти образларның барлыкка килүе кызыксындыра. Чыннан да, Кырлай урманнарында шүрәлеләр бармы? Кабан күле төбендә дию пәрие яшиме? Тукай бу образларны каян алган? Шагыйрь турында да ,бөек шәхес буларак, аларның күбрәк беләселәре килә. Укучыларны дәреслектәге материал гына канәгатьләндерми. Газета-журналлар, төрле мәгълүмат чараларын-нан, интернет аша да шагыйрь турында үзләрен кызыксындырган мәгълүматны алалар. Чөнки хәзер мәктәпләрдә яңа буын балалар укый. Шуңа күрә дә мәктәптә Г.Тукай дәресләре көтелгән нәтиҗәләр бирсен өчен, безгә хәзер шагыйрьнең тәрҗемәи хәлен, иҗатын өйрәнүне күнегелгән метод-алымнар белән түгел, яңа инновацион технологияләр, яңа алымнар кулланып үткәрү зарур.

Яшәешне электрон технологияләр чолгап алган заманда укучыларга белем бирү процессы да үзгәрешсез кала алмый. Берничә дистә темалардан, төрле электрон дисклардан, интернет челтәреннән әзер, бирелеше ягыннан үтемле эшләнгән мәгълүматны кыска гына вакыт эчендә зур күләмдә алырга күнегеп килүче укучы өчен аның кабул итү мөмкинлегенә туры килгән яңа чаралар уйлап табу — заман таләбе. Күренекле мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин болай дигән: “Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр”.,- дигән.

Тукай дәресләрен кызыклы, мавыктыргыч итүдә, укучыга якын килүдә дә мәгълүмати технологияләрдән файдалану уңай нәтиҗә бирә. Беренчедән, укучының шәхси эшчәнлеген оештырырга мөмкинлек арта; икенчедән, бергәләп, һәркайсына үзенчә мөһим булган мәгълүматны эзләү барышында, укытучының да, укучының да фикерләү рәвеше уңай үзгәреш кичерә.

Берничә ел элек безнең кулларга “ Габдулла Тукай. Тормыш юлы һәм иҗаты “ дип исемләнгән интерактив китап килеп керде. (Китап авторлары: КДУ доценты ФХ Җәүһәрова, КДУ аспиранты РИ Бикташев). Авторлар мультимидеалы дискның концепциясенә Г. Тукайның иҗатына, тормышына бәйле мәгълүматларны бүгенге мәктәп программаларына яраклаштырып сайлап алганнар. Шул ук вакытта укытучыга да материалны берникадәр үз системасыннан, максатларыннан чыгып куллану мөмкинлеген дә калдырганнар.

Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында Татарстан мәдәни традицияләрен саклау һәм үстерү буенча “ВАМИН” фонды тәкъдим иткән дисклар коллекциясе һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тәкъдим иткән “Күренекле шәхесләр” аудиоҗыентыгы да дәресләрдә, сыйныфтан тыш үткәрелә торган тәрбия чараларында, әдәби — музыкаль кичәләрдә алыштыргысыз чара булып тора.





Соңгы елларда Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗади эшчәнлеген яктыртып эшләнгән, тикшерелгән, галимнәребез тарафыннан бәяләнгән электрон материалар күп һәм без алардан иркен файдаланабыз, шул исәптән үзебез дә, шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына карата, презентацияләр төзибез. Бу эшкә укучылар да бик теләп алыналар. 6 нчы сыйныф укучылары белән узган ел район татар телчеләре семинарында татар теленнән ачык дәрес үткәрдем. Темасы: “Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы. Тукай иҗатында алмашлыклар” Дәрес әдәбият дәресе белән бәйләп алып барылды. Монда укучылар Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча белемнәрен кабатладылар һәм ныгыттылар. Төрле эш алымнары алынды, интернеттагы Тукай сайты буенча укучылар Г. Тукайның тормыш юлын искә төшерделәр. Үзләре төзегән презентация буенча тормыш юлын сөйләделәр. Кайбер эшләрне карап үтик. Г. Тукайның “Кызыклы шәкерт”шигырен тыңлап үттек. Уку барышында дәфтәрләрләргә үзләре ишеткән алмашлыкларны язып бардылар.

Алдагы слайдта сораулар һәм аларга җаваплар бирелгән.

Габдулла Тукай кайчан туган? – Габдулла Тукай 1886 елның 26 нчы апрелендә туган.

“Шүрәле”, “Су анасы” әкиятләре кемнеке? “Шүрәле”, “Су анасы” әкиятләре Тукайныкы.

“Кәҗә белән сарык”ны кем язган? “Кәҗә белән сарык”ны Тукай язган.

Гали кәҗәгә нәрсә бирә? Гали кәҗәгә печән бирә.

Су анасы нинди тарак белән чәчен тарый? Су анасының алтын тарак

белән чәчен тарый.

Сорау — Бу җөмләләр кем иҗаты белән бәйле?.

Алмашлыклар нинди җөмлә кисәкләре була алалар?

Беренче җөмләдә – хәл

Икенче җөмләдә – хәбәр

Өченче җөмләдә – ия

Дүртенче җөмләдә – тәмамлык

Бишенче җөмләдә – аергыч

Дәреснең киләсе тукталыш “Уйла, тап” дип атала. Эшне вариантлап башкарабыз.

Беренче вариантларга бирелгән шигырь юлларыннан алмашлыкларны табып, язып алырга, нинди җөмлә кисәге булуын билгеләргә Алмашлыкларын табыгыз, нинди җөмлә кисәге булуын билгеләгез.

1. Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә, хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.

2. И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мокатдәс нәрсә – эш.

3. Кояш кебек тырыш бул, аннан үрнәк ал.

4. Хәзер инде Шүрәле безнең егеткә ялына.

5. “Туган авыл” шигыре кемнеке?

Икенче вариантларга төшеп калган алмашлыкларны куярга һәм нинди җөмлә кисәкләре булуын билгеләргә кирәк булыр. Җөмләләрдән соң алмашлыклар бирелгән.

Төшеп калган алмашлыкларны урыннарына куеп язарга.

1. Бик тынычлап сайрагыз ….. , …… тимим, …….тимим.

2. Күптән түгел ……. тәрәзә капкачын

Оя итте ……. сөйгән карлыгачым.

3. ……….. тын, яхшы һавада ………… утынчы исә

Алны, артны, уңны, сулны белмичә утын кисә.

4. …… киңәшкә Шүрәле дә күнде, килмичә кире.

5. ………. бар монда – бер алдау эше.

Перфокарталар белән эш. Җөмләләрдәге алмашлыкларның нинди җөмлә кисәкләре булуын перфокартада билгеләп барырга.

ия

тәмамлык

аергыч

хәл

хәбәр

1.

*

2.

*

3.

*

4.

*

5.

*

6.

*

7.

*

8.

*

9

*

10

*

Җөмләләр:

Бу галәмне тота бертөрле каушау.

Сездән аерылып туганнар! – җайсыз, уңгайсыз тору.

“Туган тел” шигыре кемнеке?

Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Габдулланы Сапый иң элек үз өенә алып кайтты.

Габдулла Тукай кайларда яшәгән?

Габдулла, мәктәпкә бару дәрте белән, үзе үк сикереп торып утырды.

Андый балаларның сабак белмәүләрен дә, шуклыкларын да сизмәмешкә салышты.

Гаҗәп: Габдулла моны бик тыныч каршылады.

Ник турсайдың?

Шулай итеп, укучы Тукай иҗаты белән ныграк кызыксына, эшкә җаваплылыгы арта, сөйләм теле дә үсә.

Тукай иҗатын укучы кызыксынып өйрәнгән саен, аның күңелендә бөек Тукаебызга ихтирамы арта, шагыйрь мирасы белән тулысынча танышып, аның әсәрләреннән ул үзенә рухи азык ала. Әйе, Тукайның иҗат җимешләрен без укучыларыбызга кече яшьтән үк сеңдереп, аның иҗаты аша балаларда туган илгә мәхәббәт, хезмәт сөючәнлек, җаваплылык, тирә-юньдәгеләргә мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләргә, Тукай дәресләрен заман таләпләренә туры килерлек итеп кызыклы, мавыктыргыч, файдалы, нәтиҗәле итеп үткәрергә тиешбез.

Г.Тукай — татар халкының йөрәге ярасы, тиңсез таланты, милли горурлыгы, йөз аклыгы һәм дә ки аның гасырлар дәвамында янар йолдызы. Татар халкы милләт булып яшәгәндә, Бөек шагыйребез Габдулла Тукай яшәячәк.