Туган иремне кренекле шхесе

Туган җиремнең күренекле шәхесе.

Максат: Карабаш бистәсендә яшәүче Фазыл Абдулла улы Вәлиәхмәт шәхесен өйрәнү.

Мин — яфрак

Учларыма алам туфрагыңны

Ах,исләре лә аның исләре…

Зәй буенда сандугачың сайрый,

Әй, хисләре лә аның хисләре…

Тауларыңа күтәрелеп карыйм,

Ах, нинди саф аның җилләре,

Тауга басып авылыма карыйм,

Ах, матур да шул аның өйләре…

Колачыма сыйсаң кочар идем,

Туган җирем, сине, Карабашым,

Син мәһабәт олы имән кебек,

Ә мин – яфрак,синең ябалдашның…

Мәшһүр татар шагыйре Сибгат Хәкимнең атаклы “ Фазыл чишмәсе “ дигән шигыре бар. Милләт аны халык җыры итте. Карабашта яшәп иҗат иткән журналист, фотосурәт остасы, төбәк тарихчысы һәм милләтпәрвәр Фазыл Вәлиәхмәтнең дә үз чишмәсе бар. Ул – Бөгелмә – Бәләбәй калкулыгында урнашкан Карабаш төбәге һәм аның халкы.

Фазыл Абдулла улы Вәлиәхмәт 1955 елның 14 мартында Бөгелмә районының Карабаш бистәсендә дөньяга килә. 1972 елда урта мәктәпне тәмамлап, элемтә монтёры булып эшли. 1973 – 1975 елларда Совет Армиясе сафларында Германиядә танкист булып хезмәт итә. Демобилизацияләнеп кайткач,нефть чыгару предприятиеләрендә слесарь, рәссам — бизәүче булып эшли.

1977 елда гаилә кора. Җәмәгате Минзилә белән өч ул тәрбияләп үстерәләр алар. 1987 – 1991 елларда мәктәптә укыта,шул чорда читтән торып Казан дәүләт педагогия институтының тарих факультетын тәмамлый.

1991 елдан “Бөгелмә авазы” газетасында фотохәбәрче, соңрак хәбәрче булып эшли. Милләт азатлыгы өчен үзе дә актив көрәшче буларак, язмаларында милли – тарихи теманы киң яктырта. Татарстан мөстәкыйльлеген яклап, 1991 елның май аенда – Казанда, 1993 елның апрель аенда Бөгелмә шәһәрендә узган ачлык акцияләрендә катнаша.

2004 елда Карабашта әтисенең йортында музей – китапханә оештыра һәм аңа якташыбыз күренекле мәгърифәтче Һади Атласи исеме бирелә. Карабашта 2006 елда – Габдулла Тукайгага, 2007 елда – җәлилче – карабашларга, 2011 елда сәяси репрессия корбаннарына куелган һәйкәлләрнең проектлары авторы һәм җитәкчесе дә ул. Һади Атласи исемендәге премия лауреаты. “Мизгелләр” фотоальбомы, “Еллар кайтавазы” китабы авторы.

Карабаш болай да җир өстенә чәчелеп сибелгән чишмәләр йолдызлыгы, алар, шушы чишмәләр, Фазыл Вәлиәхмәт ихтыяры белән кешеләр – һәркайсысы үзе бер иҗади һәм рухи чишмәне тәшкил иткән булып сынландырылганнар. Әйе, Фазыл абый сурәтләгән язмышлар, ул тотып алган фотомизгелләр, шигъри багышлаулар Карабашның моңа кадәр билгеле булган рәсми тарихына кабатланмас өстәмә булып тора. Ул үз тарихын тудырган.Мондый янәш тарихны барлыкка китерү өчен теләк кенә җитми , Туган илне, Ватанны, Милләтне, Тормышны яратырга, сөяргә, аның өчен җаныңны да, тәнеңне дә кызганмаска, ашаган азык , эчкән сулар хакын кояш энергиясенә әверелдереп, кире кешеләргә бүләк итәргә кирәк.

Без Фазыл абыйны котлый алабыз – ул Татарстан милләтпәрвәрләре, гомумән, татар халкы масштабында гыйбрәтле үрнәк тудырган: туган – үскән җиреңне, халкыңны, милләтеңне менә ничек яратырга кирәк!

“Мин Фазылны инде егерме биш елга якын беләм,- ди язучы Айдар ХӘЛИМ. Ул беркайчан үзгәрми: кояштан алган энергиясен, мәңгелек генератор кебек, җанында яңадан яңарта һәм замандашларына бүләк итә. Бер караганда, Бөгелмә район газетасында чыгып килгән язмаларын һәм фотоларын бергә туплап биргәч, ул туган җирнең уңган, яхшы, зирәк, кирәк кешеләре турында гомуми бер поэма рәвешенә кергән. Икенче яктан, Фазыл үзе дә поэма һәм легенда: син үз авылыңда дүрт һәйкәл, атаңнан калган туган нигезеңдә милләт каһарманы, даһи тарихчы Һади Атласига тоташ бер музей оештырып кара әле! Берәү булса, туган йортын эһ тә итмичә сатып җибәреп,кечкенә генә булса да, капитал туплар иде. Фазыл өчен төп капитал – милләт һәм аның барлыгы. Бу барлык Карабаш халкының якты күңелендә һәм актан – ак сөтендә чагыла. Мондый кешеләр турында аның манарасы көндез дә, төнлә дә янып тора, диләр…”



Һәр фикер иясе кебек, Фазыл Вәлиәхмәт – бәхетнең үз төшенчәсен ачкан сирәк патриот.Аныңча, кеше язмышында бәхет биш маддәдән тора: беренчесе – туган җирең, икенчесе – туган халкың белән нинди мөнәсәбәттә торуың, өченчесе – сәламәт булуың, дүртенчесе – бар дөньяны танып белүең, бишенчесе – рухи ачышка омтылып яшәвең. Менә шушындый гармония булганда гына милләт, адәм баласы бәхетле була һәм туфрагы, чишмәләре, җырлары, дастаннары белән Муса Җәлилнең көрәштәше, җырчы һәм язучы Гарәф Фәхретдинов, тел-әдәбият белгече Шәрифҗан Асылгәрәев, атаклы нефтьче Гаделбәр Сәетгәрәев, Карабаш тарихын язган сугыш ветераны, “Идел – Урал” легионы сугышчысы Гомәр Сәйфиев белән Солтан Асылов, күренекле производство җитәкчесе Сәгадәт Гәрәев кебек сирәк шәхесләрне үстерә ала…

Безнең кулда бәхетнең ни икәнен аңлаган һәм шул символик ачкычлар үз кулына эләккән мизгелләрне тотып ала, кадерен белә торган искиткеч тыйнак та, соклангыч дәрәҗәдә тырыш та һәм бер үк вакытта гади дә, самими дә, әмма, үзе кешеләрне бик яратса да, күңел түренә теләсә кемгә үтеп керергә юл куймый торган үҗәтлеккә ия булган үзенчәлекле зат – авылдашыбыз Фазыл Вәлиәхмәтнең “Еллар кайтавазы” дип исемләнгән китабы. Биредә авторның “Бөгелмә авазы”нда хәбәрче булып эшләгәндә һәм аннан соңгы елларда язган мәкалә — язмалары, әдәби иҗат үрнәкләре, 400гә якын фотосурәте урын алган.

Бу китап – Бөгелмә төбәгендә өч дистәгә якын ел дәвамында бер дөрләп , бер пыскып, бер балкып иҗат итә килгән “Моңсар” әдәби – иҗат берләшмәсенең татлы да , әче дә булган тагын бер җимеше. Татлы – чөнки яхшыны яманнан аера, матурлыкны күрә белгән, рухияте бай кешенең китап тикле китап бастырып чыгаруы һәрчак олуг вакыйга ул. Әче – чөнки чынлыкта хак кыйммәтләр асылын җуймаса да, дөньяның әлегә бик буталган чагы, күпләр, кыйбласын таба алмыйча, адашып, матди байлыкка гына табынып яшәгән бу заманда кешенең шәхсән үз хисабына китап бастырып чыгаруын аңлап бетермәүчеләр табылуы да бик ихтимал.

Ә Фазыл Вәлиәхмәтнең моңа исе китми. Ул җемелдекләре иртәгә коелып бетәчәк гламур тормыш ялтыравыгына алдана торган зат түгел. Ул чын кыйммәтләрнең бәһасен белә, аңа бүгенге көннең әһәмиятле мизгелләрен тарих битенә теркәп калдыру мөһим. Шуңа күрә дә аның язма геройлары – гади хезмәт кешеләре һәм алар турында бик гади, әмма чиксез олы мәхәббәт белән язылган да. Күбесен тәгаен Карабашның үзеннән үк эзләп табарга мөмкин булган әнә шул тыйнак һәм тырыш аерым кешеләр үрнәгендә автор татар милләтенең асыл сыйфатларын күрсәтеп бирергә омтыла. Телебезне, йолаларыбызны саклап калу “милләт!” дип шәрран ярып йөргәннәр кулында түгел , ә нәкъ менә үз урынын, үз эшен яратып башкара торган, ата – баба йолаларын сакларга тырышып яшәгән гади җир кешесе кулында икәнлеген белә һәм нәкъ шундыйларны олылап, һәркайсысын җәүһәргә тиңләп, “милләт һәм төбәк елъязмасы” на теркәп тә куя.

Бу китап шулай ук Карабаш җәмәгатьчелегенең милләтебезнең олуг шәхесләре белән даими элемтәдә яшәвенә һәм киң карашлы автор – бу фани дөньядагы төп миссиясе үз милләтен саклауга һәм үстерүгә кулдан килгәнчә булышу дип санаучы Фазыл Вәлиәхмәтнең еш кына якташлары белән милләтпәрвәр шәхесләр, язучылар, артистлар арасында элемтәче ролен башкаруына да бер дәлилдер. Фазыл Абдулла улы үзе: “Китабымда ачыкланып бетмәгән нәрсәләр киләчәк буын вәкилләренә әзләнергә этәргеч бирер”,- ди. Табигать белән тулы гармониядә яшәргә омтылучы һәм күпмедер дәрәҗәдә шуңа ирешкән затның шушы оптимистик фикеренә кушылып, без дә бу китапның кыйммәте һәм кадере еллар узган саен арта гына барыр дигән өметтә калабыз.

КАРАБАШЫМ

Мәһабәт тау янында,

Ямьле Зәй буйларында



Урнашкан безнең авыл,

Исеме матур аның.

Бик иркен мәктәпләрең,

Елмая урамнарың.

Шатлыктан балкып тора

Йөзләре балаларның.

Уты килгән, газы кергән,



Суы тәмле ягымның.

Иман нуры сибеп тора

Гүзәл мәчете аның.

Зур таулардан көч алып,

Күл, елгада коенып,

Монда үстек чыныгып,

Кояш нурында ныгып.

Урманым, болыннарым,

Сездән мин илһам алдым.

Авылым – туган йортым,

Сиңа мин тугры калдым.

ФАЗЫЛ ВӘЛИӘХМӘТ