Туган ягым- яшел бишек

Татарстан Республикасы Яр Чаллы

Башкарма комитеты мәгариф идарәсе

Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

“ 28 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”

РАСЛЫЙМ:

Педагогик совет беркетмәсе № 1 “ 27 ” август 2011ел

Мәктәп директоры

___________ И.Г.Ахметянов

168 номерлы приказ белән

гамәлгә кертелде

1 сентябрь 2011ел

Туган ягым- яшел бишек”

(Родимый край- зеленая моя колыбель)

түгәрәгенең программасы

(сәгатьләр күләме атнага 1сәгать, елга 34 сәгать)

Төзүче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Сафина Гөлназ Илфак кызы

КИЛЕШЕНДЕ КАРАЛДЫ

Директор урынбасары МБ утырышы беркетмәсе

_________Гаттарова Р.Ф. № 1 27 август 2011 ел

1.09.2011 МБ җитәкчесе________ Баянова Г.М

Яр Чаллы шәһәре, 2011нче ел.

Аңлатма язуы.

“Татарстан Республикасы телләре турында закон” татар телен һәм рус телләрен дәүләт теле буларак уңышлы куллану мөмкинлекләре тудырды, ике телне дә бер үк дәрәҗәдә кулланганда гына бу мөмкин.

Рус телле укучыларны татар теленә өйрәткәндә сөйләм теленең төрләре кулланыла: аудирование, дөрес әйтү, уку һәм язу. Шушы комплекслы эшләү вакытында без телдән сөйләм һәм язма сөйләм телен үстерәбез, грамматик материалны өйрәнүгә аеруча ныклы игътибар бирелә. Бу эшне башкарганда вакытны экономлы куллану өчен таблицалар, схемалар ярдәм итә. Эшләрне мөстәкыйль башкару, фәнни – эзләнү эшчәнлеген оештыру, иҗади эшчәнлекне башлау өчен мөмкинлек ача. Болар барысы да иҗади сәләтне үстерүгә ярдәм итә.

Дәресләр уку планы белән килешенеп үткәрелә. Үткәрелү урыны : МБОУ “28 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе”

Программаның максаты һәм бурычлар

Программаның максаты татар телен рус телендәге охшашлыкларга һәм аермалыкларга бәйләп белем дәрәҗәләрен үстерү. Татар телен практик яктан куллануга ирешү;

Бурычлар:

лингвистикадан белемнәрне арттыруга ярдәм итү;

фикерләү сәләтен үстерүгә мөмкинлекләр булдыру;

Тирә-яктагылар белән зәвыклы итеп аралашу, әхлак нормаларын дөрес куллану һәм Татарстан Республикасы тарихына һәм мәдәниятенә мәхәббәт һәм горурлык хисе тәбияләү;

Көтелгән нәтиҗә

Бу программаны өйрәнгәннән соң укучылар белергә тиеш:

*фразеологизмнар белән телне баетырга;

*текстны камилләштерергә, кабатлауларны булдырмыйча сүзләрне синонимнары белән алмаштырырга;

*сөйләмдә антонимнарны кулланырга;

*еш кулланыла торган кушымчалар белән эшләү, аларның ни өчен кулланылуын аңлата, куллана белергә;

*сөйләмдә һәм язмада исемнәрне сөйләмдә кабатлаулар булмасын өчен алмашлыклар белән алмаштыра белергә;

*җөмләнең баш кисәкләрен табу; ияне хәбәр белән затта һәм санда яраштыру;

Укыту эшчәнлеген башлаганда шушы вакытка укучыларның белем дәрәҗәләрен белү мөһим, бу алга таба эшне ни рәвешле оештыру мөмкинлеген ача. Кайсы эшкә күбрәк вакыт бирүне дөрес планлаштыру, алга таба эшнең нәтиҗәсен аттырырга ярдәм итә.

Тематик укыту планы

Тема

Сәгатьләр

саны

Эш формалары

1

Яр Чаллы – туган шәһәрем. Орфоэпия, орфография, графика буенча белемнәрне камилләштерү.

4

Презентация әзерләү

2

Без һәм бәйрәмнәр. Милли бәйрәмнәр. Мөстәкыйль сүз төркемнәрен дөрес билгеләү

4

Сәхнәләштерү

3

Син нинди музейга барыр идең? Ярдәмлек сүз төркемнәрен дөрес табу һәм куллану

2

Диспут дәрес

4

Интернет аша аралашабыз. Кешенең тәрбиялелеген күрсәтүче сөйләм алымнары.

3

Түгәрәк өстәл артында сөйләшү

5

Бәйрәм өстәле әзерлибез. Синтаксис буенча алган белемнәрне дөрес куллану

4

Презентация әзерләү

6

Бәйрәмнәр котлаусыз булмый.

Синтаксис буенча алган белемнәрне дөрес куллану

3

Материал туплау

7

Яңа ел бәйрәменә театр-тамаша. (48 Синтаксис буенча алган белемнәрне дөрдөрес куллану

4

Җырлы-биюле, такмаклы уеннар өйрәнү

8

Һөнәр сайлау – җаваплы эш.

Сөйләм төзелеше.

4

Түгәрәк өстәл

9

Спорт – сәламәтлек нигезе. Тыныш билгеләренең әһәмияте

3

Плакат ясау

10

Туган ягым – яшел бишек. Экологик тема.

Сөйләм төзелеше.

3

Туган ягым – яшел бишек. Экологик тема.

Сөйләм төзелеше.

Барлыгы

34

Программадагы темаларның эчтәлеге.



Тема: Яр Чаллы – туган шәһәрем — 4 сәгать

1. Эшне оештыру үзенчәлекләре: Дәрестә Яр Чаллы шәһәренә кагылышлы сүзләрне ике телдә дә күрсәтү (бигрәк тә заводлар исеменең яңгырашы һәм дөрес язылышы)

2. Орфоэпия, орфография, графика буенча белемнәрне камилләштерү

Әдәбият исемлеге:

“Челнинские зарисовки” Волга-Урал, 2006ел;

Фотосурәтләр. Яр Чаллы

Р.Г.Айсин, Т.Б.Денчик, М.М. Лакшин “Гидростанциянең алтын утлары” Яр Чаллы, 2009 ел;

Тема: Без һәм бәйрәмнәр. Милли бәйрәмнәр. – 4 сәгать

1. Эшне оештыру үзенчәлекләре: Сабантуй, Нәүрүз, Сөмбелә -бәйрәмнәренә тукталу.

2. Мөстәкыйль сүз төркемнәрен дөрес билгеләү

Тема: Син нинди музейга барыр идең? – 2 сәгать

1. Эшне оештыру үзенчәлекләре: Шәһәр, мәктәп музее белән беррәттән танылган музейларга сәяхәт кылу.

2. Ярдәмлек сүз төркемнәрен дөрес табу һәм куллану

Тема: Интернет аша аралашабыз – 3 сәгать

1. Эшне оештыру үзенчәлекләре: Интернетның уңай һәм искәре якларын күрергә өйрәтү.

2. Кешенең тәрбиялелеген күрсәтүче сөйләм алымнары.

Тема: Бәйрәм өстәле әзерлибез – 4 сәгать

1. Эшне оештыру үзенчәлекләре: Бәйрәм өстәлен әзерләүгә әзерлек, зәвык белән өстәлне бизәү, тәмле милли ризыклар әзерләү серләре.

2. Синтаксис буенча алган белемнәрне дөрес куллану

Тема: Бәйрәмнәр котлаусыз булмый – 3 сәгать

1. Эшне оештыру үзенчәлекләре: Кешегә үз туган телендә котлау сүзен ишетү бик күңелле. Хәзерге вакытта бу онытылып бара. Яңа ел, 23 нче Февраль, 8 нче Март, 9 нчы Май, туган көн һ.б. бәйрәмнәргә котлаулар язу.

2. Синтаксис буенча алган белемнәрне дөрес куллану

Тема: Яңа ел бәйрәменә театр-тамаша — 4 сәгать

1. Эшне оештыру үзенчәлекләре: Яңа ел бәйрәменә әзерлек эшләре алып бару, киемнәр әзерләү.

Гөлшат Зәйнәшеваның “Көмеш мөгез” әкият-пьесасы белән танышу.

Җырлы-биюле, такмаклы уеннар өйрәнү. Төрле кичәләрдә уеннар белән катнашу. Бу уеннарны классташларына, кечкенә класс укучыларына өйрәтү.

2. Синтаксис буенча алган белемнәрне дөрес куллану

Тема: Һөнәр сайлау – җаваплы эш — 4 сәгать

1. Эшне оештыру үзенчәлекләре: Һәр һөнәрнең мактаулы булуы, үз һөнәреңдә яхшы уңышларга ирешү өчен бары синең үз тырышлыгың гына ярдәм итә алуына инандыру.

2. Сөйләм төзелеше.

Әдәбият исемлеге

“Кая укырга һәм эшкә барырга” Казан, 2005ел

Татарстандагы уку йортлары буенча белешмә. Казан, 2005 ел

Түбән Камадагы уку йортлары буенча белешмә, 2005 ел

Тема: Спорт – сәламәтлек нигезе – 3 сәгать

1. Эшне оештыру үзенчәлекләре: Сәламәтлек ярты бәхет – дип юкка гына әйтмиләр. Спорт белән генә шөгыльләнү сәламәтлеккә китерми, дөрес туклану, борынгыдан килгән сәламәтлекне саклау формаларын да белергә кирәк.

2. Тыныш билгеләренең әһәмияте

Әдәбият исемлеге

Теория физической культуры (курс лекций). Казань, 2006 г;

Твой олимпийский учебник. Москва, 2009г.

Д.Ю. Каримова “Сәламәтлек, бәхет, матурлык”. Казан, 2009

Н.Б.Коростелев “Сәламәт укучы тәрбияләү”. Мәскәү, 2006

Тема: Туган ягым – яшел бишек. Экологик тема — 3 сәгать

1. Эшне оештыру үзенчәлекләре :Бүгенге көндә экологик проблема һәм аның әһәмияте. Табигатьне саклауга өлеш кертү: тирә-юньнең чисталыгын саклау, агачлар утырту, чишмәләрне чистарту, кошларга, җәнлекләргә карата мәрхәмәтле булырга кирәклеген төшендерү.

Экологик темага кичә үткәрү. “Кошларны таныйсыңмы? дип исемләнгән музыкаль театр-тамаша өйрәнү, чыгы

2. Сөйләм төзелеше.

Укытучы өчен әдәбият исемлеге

Төп әдәбият

Ф.М. Мусин; Т.К. Мусина. «Татар теле». Казан «Мәгариф» 2005.

З.А. Казыйханова; Д.Ш. Гыйлманов. «Татар телен өйрәнүчеләр өчен кагыйдәләр hәм күнегүләр җыентыгы» Яр Чаллы, 2006.

Өстәмә әдәбият

Ф.Ф. Исламов «Татар әдәбиятын укытканда милләтара бәйләнеш» Казан. 2007.

Н.С. Гыймадиева «Дәрестә hәм дәрестән соң» Казан, 2005.

С.М. Трофимова «Татар теле hәм әдәбияты укытучысына» Казан, 2005.

Ф.С. Сафиуллина «Учат таблицы и схемы» Казан, 2008.

Л.К. Хөснетдинова «Әдәбият укыту мәсъәләләре» Яр Чаллы, 2006.

Ф.Ф. Харисов «Основы методики обучения татарскому языку как неродному» Санкт-Петербург. 2008.



Татар теленнән белемнәрне иҗади сәләтләрен үстерү аша камилләштерү



Укучыларның тормыш куркынычсызлыгын һәм укучылар өчен кагыйдәләр үтәлешен тәэмин итү юнәлешендә үтәлергә тиешле таләпләр:

Кабинетка вакытында кил, алдагы сыйныф укучыларының кабинеттан чыгып китүен һәм укытучының кабинетка керергә рөхсәт итүен көт.

Тәнәфес вакытында дәрес өчен кирәкле әсбапларны хәзерләп куй, өстәл һәм урындыкны тәртипкә китер.

Сыйныф бүлмәсендәге җиһазларның төзек торышын тәэмин итү – укучының бурычы.Ватылган җиһазлар гаепле укучы хисабына төзәтелә.

Укытучы өстәленә, кабинеттагы шкаф һәм киштәләргә куелган күрсәтмә материалларга кагылма.

Укытучы өстәленә, тәрәзәгә якын килмә, ачма.

Кабинет җилләтелгән вакытта коридорга чык, анда үзеңне тәртипсез тотма, сугыш оештырма.

Кабинетта йөгермә, парта һәм урындык өстенә менмә.

Кабинет ишеген шапылдатып япма, аны аягың белән тибеп ачма, аяк киеме табанындагы кереш белән эз ясама. Йозакка кагылма, аның тишегенә чүп тутырма.

Дәрес вакытында кая да булса барырга сорама, барлык эшләреңне тәнәфес вакытында бетереп куй.

Дәрес вакытында үзеңне тәртипле тот. Кисәтү ясаганда кабул ит һәм төзәт.

Электрүткәргечләргә, приборларга кагылма.