ти-нилр сезне чен

Нуриева Рәмлә Равил кызы,

I категорияле физика һәм

математика укытучысы

“Бурычлы сиңа мин, әнкәем-алтыным!”

(26 ноябрь- Әниләр көненә багышланган кичә)

МАКСАТ: балаларда әниләргә карата мәхәббәт, шәфкатьлелек, итагатьлелек тәрбияләү, бала һәм әти-әниләр арасында мөнәсәбәтләрне ныгыту, гаиләдәге истәлекле әйберләрне барлау, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү.

ҖИҺАЗЛАР: укучыларның иншалары, магнитофон, гаиләдәге истәлекле әйберләрдән төзелгән күргәзмә, плакатлар.

Бу тәрбия чарасы 26 ноябрьдә билгеләнеп үтелә торган Әниләр көненә багышланып үткәрелә. Бәйрәмгә әзерлек бер атна кала башланды. Укучылар әниләре турында иншалар яздылар, әниләренең истәлекле әйберләрен барладылар, шигырьләр һәм җырлар өйрәнделәр, чакыру билетлары әзерләделәр. Класс бәйрәмчә бизәлде, тактага әниләргә багышланган мәкальләр эленде һәм укучылар алып килгән гаилә истәлекләреннән күргәзмә булдырылды.

Класс җитәкчесе :

Әниләр, мәрхәмәтле, газиз әниләр! Сезнең олы йөрәгегездән чыккан изге теләкләрегез гомер буе безне саклап йөртә. Иң кадерле дә, иң таләпчән дә, иң кешелекле дә, иң назлы да кешеләребез өчен бүген-26 ноябрьдә олы бәйрәм-ӘНИЛӘР КӨНЕ. Бу көндә һәркем әниләргә үзенең хөрмәтен күрсәтә. Без дә әниләрне көндәлек мәшәкатьләреннән ял иттереп, бу көндә әниләргә күбрәк ярдәм итик, бүләкләр әзерлик, еракта яшәсәк, котлау открыткалары

җибәрик. Бәйрәмнәр күп булса да, Әниләр көне безнең өчен аеруча күңелле һәм әһәмиятле. Чөнки әниләр өчен иң зур бүләк-балаларның игътибары, яратуы, хөрмәте бит. Бүген без сезгә иң җылы теләкләребезне җиткерергә уйлыйбыз һәм балаларыгыз аны шигырь телендә сөйләп бирергә телиләр.

Укучылар чыгышы:

Кем дөньяга кеше бүләк итә,

Ә кешегә якты дөньяны?

Тойгылары кояш кебек кайнар,

Эретерлек гранит кыяны?

Кем күңеле тулган айдай серле,

Язлар сыман назлы, ягымлы?

Шатлыкларын башкаларга бүлеп,

Кайгыларга түзем, сабырлы?

Кем елмая җәйге таң аткандай,

Балкып китә шундук тирә-як?

Нәфислектә гөлләр сокланырлык,

Көләчлектә аңа тиңнәр юк?

Кем куллары өйне-җирне ямьли,

Күңелеңнең тоя һәр көен?

Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы

Тормыш яме-газиз әнием!

Җыр “Иң якын кешем син, әнием.”

Класс җитәкчесе :

Буыннар алмашы дәвамында әниләр- балаларга, балалар әниләргә бурычлы. Әти-әниләр бурычы-баланы олы тормыш юлына әзерләү булса, балалар, аларның киңәшләрен тотып, ышанычын акларга бурычлы. Моның өчен ике як та бер-берсен аңларга, хөрмәт итәргә, яратырга тиеш. Бүгенге кичәне без “Бурычлы сиңа мин, әнкәем-алтыным!” дип атадык һәм шушы сәгать эчендә без бер-беребезне ныграк аңларга, ныграк кадерләргә, әниләрнең бөеклегенә, изгелегенә төшенергә тырышырбыз.

Һәр бала өчен үз әнисе- кабатланмас, иң матуры, иң кадерлесе, иң оста һөнәр иясе. Кичәгә әзерләнгәндә, укучыларыбызның һәркайсы үз әнисе турында инша язды. Ул иншаларны укыгач, мин бик сөендем. Иншаларның һәркайсы үзенчәлекле, ә иң әһәмиятлесе: алар сезгә карата тирән мәхәббәт белән сугарылган. Безнең әниләр нинди сыйфатларга ия икән? Әйдәгез, тыңлап карыйк.

Абдуллина Лилия:Минем әнием-Люция. Ул 1974 елда дөньяга килгән. Әнием клуб мөдире булып эшли. Ул шат күңелле, чисталыкны ярата торган кеше. Шуңа күрә өебез чиста һәм бик матур.

Мин әниемне бик яратам һәм хөрмәт итәм, һәр әйткәнен үтәп барам. Чөнки әнием мине тапкан, җырлар җырлап, юатып үстергән. Әниемә мин озын гомер, корычтай нык сәламәтлек, шомырт чәчәгедәй ак бәхетләр телим. Алдагы тормышыңда зур уңышларга иреш, әнием!

Лилиянең әнисенә сорау: Гаиләгездә өлкән кеше- әбиегез булу аеруча күркәм. Балаларны тәрбияләгәндә өлкән буын вәкиле булуның файдалы яклары нинди.? Багаветдинова Инзилә: Минем әниемнең исеме-Гөлшат. Мин әниемне бик яратам. Аңа озын гомер, бәхетләр телим. Ул безне тапкан, үстергән, тәрбияләгән. Без гаиләдә җидәү. Әниемнең назы һәрберебезгә җитә. Безнең гаилә зур һәм тату. Бәйрәмнәрне дә күңелле үткәрәбез. Әни безгә тәмле ашлар пешерә. Авырган чакта яныбыздан китмичә карый. Әнием, барысы өчен дә зур рәхмәт сиңа. Без балаларыңнан игелек күрергә язсын!

Инзиләнең әнисенә сорау: Күп балалы гаиләдә бала тәрбияләүнең үзенчәлекләре турында берничә сүз әйтсәң иде.

Бариев Раил: Минем әниемнең исеме Руфина. Ул 1972 елда Ишнарат авылында туган. Минем әнием бик әйбәт. Безнең гаилә бик матур, тату тормыш алып бара. Монда әниемнең роле дә бик зур. Әни миңа дәресләрне әзерләргә булыша. Мин үзем дә әнигә көчемнән килгәнчә булышам. Әнием! Бәйрәмең котлы булсын.

Раилнең әнисенә сорау: Раил- гаиләдә төпчек малай. Гомумән, сезнең гаиләдә 3 малай тәрбияләнә. Кызлар булмагач, сиңа авыргарак туры киләдер. Кызлар эшендә ярдәм кулын кем күбрәк суза?

Гыйззәтуллин Илфат: Әнием! Минем сиңа зур рәхмәт әйтәсем килә. Син безне дөньяга китергәнсең, төннәрен бишек җыры җырлап кулларың белән назлаганың әле дә хәтеремдә. Төн йокыларын йокламыйча, үсеп буйга җиткәнче үстергәнең өчен бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Мин балачагымны, гомеремне синнән башка күз алдына да китерә алмыйм!

Илфатның әнисенә сорау: Улың Илфатка киләчәктә нинди теләкләрең, өметләрең бар?

Нуриев Наил: Минем әнием-Нуриева Рәмлә. Ул 1971 елда туган. Әнием гаиләдә дүртенче бала, аның апасы һәм ике абыйсы бар. Мәктәптә әнием тырышып укыган. Ул эштә дә, өйдә дә үз эшенең остасы. Аның пешергән әйберләре телеңне йотарлык тәмле була. Без авырсак, әни безне карый, хәтта төннәрен дә йокламый. Әнием! Мин сиңа озын гомер, сәламәтлек, ак бәхетләр телим. Рәхмәт сиңа барысы өчен дә.





Сабитова Зилә: Әни, әнием… Бу безнең көн дә кабатлый торган сүзебез. Әгәр еракларга китсәк, без әниләрне сагынабыз, аны тизрәк күрәсе килә. Без әниләргә магнит кебек тартылабыз. Ана баласы өчен җанын да кызганмый, аның тизрәк үсүен, буй җитүен тели ул. Минем әнием татар теле укытучысы булып эшли. Ул үзенең эшен бик ярата. Өйдә дә безне тәмле ашлары белән гел сөендереп тора.

Әнием! Синең чәчләрең йомшак, тавышың назлы, синең күзләрең йолдызлар кебек серле, ә йөрәгең кояш кебек кайнар. Якты кояш кебек безне куандырып яшәсәң иде һәрчак!

Зиләнең әнисенә сорау: Сезнең гаиләдә кыз балалар гына. Кызлар тәрбияләүнең нинди кыен яклары һәм нинди уңай яклары бар?

Сагдуллин Зөлфәт: Минем әнием дөньядагы иң сабыр, ягымлы, матур, эшчән әниләрнең берседер. Ул мине иртә белән иркәләп уята, мәктәпкә озата. Мин кайтканчы өчпочмак, гөбәдия кебек татар ашлары пешереп көтеп тора. Миңа дәресләрне әзерләшә. Мин әниемне бик яратам һәм аңа каршы сүз әйтмим.

Аңа бар эшләрдә дә булышырга тырышам. Әниемә бәхет, шатлыклар, озын гомер телим.

Зөлфәтнең әнисенә сорау: Сезнең гаилә авылда эш сөючәнлеге белән аерылып тора. Гаиләдә балаларны хезмәткә өйрәтүнең нинди алымнарын кулланасыз?

Сафина Алия: Әниләр- тормышыбызгы ямь бирүче, иң шәфкатьле, мәрхәмәтле газиз кешеләребез. Һәр ана баласын җаныннан да артыграк күрә. Аның өчен ул утка-суга керергә дә әзер. Авырлык килгәндә без һәрвакыт әниләрне искә алабыз. Без шатланабыз икән, моның белән без әниләребезгә бурычлы, чөнки бу-әниләребезнең йокысыз төннәре, алны-ялны белми эшләү нәтиҗәсе. Яхшы укуыбыз, матур яшәвебез, игелекле эшләребез белән әниләребезне сөендерик, аларны хөрмәт итик, кадерләрен белик, чөнки җәннәт әниләрнең аяк астында бит.

Алиянең әнисенә сорау: Бала һәм әни арасындагы мөнәсәбәтләр иң беренче чиратта нәрсәгә нигезләнеп корылырга тиеш дип уйлыйсыз?

Сираҗиев Рәмис: Мин хәзер зур. Кайчандыр кечкенә чагым булган. Мин көчкә-көчкә генә басып, урында гына тора белгән курчак шикелле булганмын.

Кайвакытта шундый итеп елаганмын. Авызымны йомарга онытып, тавышым белән бөтен өйне тутырганмын. Ул вакытта мине әнкәй уенчыклар белән юаткан, көне буе күтәреп йөргән. Мин елаганда да, йоклаганда да үскәнмен. Үскәч, йөреп киткәнмен. Мин боларның берсен дә хәтерләмим. Әнкәй мине юатыр өчен төне буе, күзендә йоммыйча бишек җыры җырлаган. Мин әниемне бик-бик яратам.

Рәмиснең әнисенә сорау: Сезнең гаиләдә төрле буын вәкилләре яши. Өлкәннәр белән яшәгәндә, үзеңдә нинди сыйфатлар булдырырга кирәк?

Класс җитәкчесе :

Кадерле әниләр! Иншалар сезгә ошадымы? Укучылар фикерен дәвам итеп шигырь бүләк итәм.

ӘНИ

Иң матур юллар-син йөргән юллар,

Иң тәмле сулар-син биргән сулар,

Иң йомшак куллар- ул синең куллар,

Иң якты моңнар- син белгән моңнар.

Иң кайнар эзләр- син баскан эзләр,

Иң нурлы күзләр-син баккан күзләр,

Иң тугры сүзләр-син әйткән сүзләр,

Иң сабыр йөрәк-синең йөрәгең.

Иң талмас беләк-синең беләгең,

Иң изге теләк-синең теләгең,

Гөл сибелгән тел-ул синең телең,

Үч тотмас күңел-синең күңелең.

Гаиләнең бөтенлеген үзара яхшы мөнәсәбәтләр, традицияләр, кадерле әйберләр саклый. Сандык төпләрендә кадерле ядкарь булып сакланып килгән кечкенә генә әйберләр дә әллә никадәр уңай эмоцияләр тудырырга сәләтле. Кичәбезне дәвам итеп, “Гаиләм истәлекләре” дигән күргәзмәгә күз салыйк әле. Укучылар тулырак итеп аңлатма бирерләр.

Абдуллина Лилия:Монда минем әниемнең истәлекле әйберләре: аның кечкенә вакыттагы кар точкалары. Ул аларны саклап тота. Миңа да бик рәхәт аларны каравы. Кечкенә сеңлемнең әниемә бик тә ошавын күрергә була ул фотодан.

Багаветдинова Инзилә: Минем әтием әниемә бик күп бүләкләр биргән. Менә аларның кайберләре. Әнием аларны саклап тота. Ә әбием, әни кияүгә чыкканда, бик матур өстәл япмасы чигеп биргән. Әнием аны сандык төбендә кадерләп саклый. Аңа әбиемнең кул җылысы күчкән.

Бариев Раил: Минем әнием 1989 елда Шушмабаш мәктәбен тәмамлаган. Мәктәпне бетергәндә алар истәлек өчен чыгарылыш альбомы эшләткәннәр. Әни аны кулына алганда күңеленнән классташларын барлый, мәктәп елларын сагына. Бу-безнең кадерле истәлек.

Гыйззәтуллин Илфат: Безнең өйдә фотолар бик күп. Ләкин кайберләре күңелгә аеруча якын. Әни бу карточкада, мәктәп бетереп, Ключищеда бухгалтерлар әзерли торган училищеда укыган вакытында төшкән. Гел шулай матур бул, әнием.

Нуриев Наил: Бу уенчык- минем сеңлем уенчыгы. Ләкин ул гади генә әйбер түгел, чөнки аның белән әтиемнең апалары да уйнап үскән. Аны күргәч, әтием дә балачагын искә төшерә. Шуңа күрә без аны кадерләп саклап тотабыз.

Сабитова Зилә: Бу аяк киемен миңа әтием һәм әнием бер яшь тулгач алганнар. Ул һаман өр-яңа шикелле. Ә менә бу

көмеш тәңкәләрне әнием әбиемнән мирас итеп алып калган. Алар- гаиләбезнең кадерле ядкарьләре.

Сагдуллин Зөлфәт: Әтием әнигә туган көненә бик матур роза чәчәкләре бүләк иткән. Ул чәчәкләр күптән кипсәләр дә, әни аларны яшьлек ядкаре итеп саклый.

Сиразиев Рәмис: Минем әнием элек Галимҗанова булган. Ул КПУ да укыган. Шул чакта төшкән фотосын мин гел алып карыйм. Анда әнием хәзерге кебек бик матур. Бу-кадерле истәлек.

Класс җитәкчесе :

Кичәбез ахырына якынлашты. Балалар! Әниләрегезне кадерләгез, сүзләрен тыңлагыз, ярдәмегез белән сөендерегез, гаиләгезнең истәлекле әйберләрен кадерләп саклагыз, тормыш ул мизгелләрдән тора. Һәр мизгел матур булып истә калырлык итеп яшәгез. Әниләр алдында без һәрвакыт бурычлы.

Кулланылган әдәбият:

1. “Мәгариф” журналы

2. «Ачык дәрес» газетасы

3. Р.Корбан «Алмалы төн»

4. Интернет ресурслары.