Татар теле м дбияты дреслренд инновацион технологиялр куллану

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә

инновацион технологияләр куллану.

Татар теле һәм әдәбияты буенча программада каралган материалны нәтиҗәле үзләштерүгә мин эшчәнлекнең төрле төрләре аша ирешәм. Шәхеснең иҗади мөмкинлеклеген оптималь файдалануга ярдәм итүче педагогик шартлар булдыру зарур. Бүгенге көндә әзер белемнәрне үзләштерү һәм тиешле күнекмәләр булдыру гына җитми. Иҗади, мөстәкыйль, җаваплы булырга өйрәтү бурычы барлыкка килде. Укыту материалыныңэчтәлеген һәр укучының сәләтенә туры килерлек итеп сайларга һәм төзергә кирәк.

Барлык инновацион технологияләр арасында мине тулы кыйммәтле укыту эшчәнлегенең киң танып – белү ихтыяҗларын һәм мотивларын формалаштыруны гарантияләүче үстерүче укыту җәлеп итә.

Башлангыч сыйныфларда эшләгәнлектән, мин күбрәк уен технологиясе элементларыннан файдаланырга тырышам. Алар “Уен – табышмак”, “Уен – сәяхәт”, “Тылсымлы капчык”, “Ватык телефон”, “Хәрефләрдән сүзләр төзү”.

Зачёт, контроль һәм белемнәрне системалаштыру дәресләрен оештыру формаларына аеруча игътибар бирәм. Киләсе дәрестә уен уйнаячакбыз, әмма тема буенча берничә сорауга җавап бирергә кирәклеге турында хәбәр итәм. “Йолдызлар сәгате”, “Могҗизалар кыры” һәм башка уеннар оештырам.

Хаталар өстендә эш алып барганда барлык укучыларга хәрефләр таратам, шуннан соң укучылар хата ясаган сүзләр әйтәм, ә укучылар такта чнына чыгып, сүзләр төзиләр. Хаталары булган балаларга ике хәреф бирәм, ни өчен нәкъ менә шул хәрефне сайлаганнарын алар аңлатырга тиешләр. Сүз турыдан – туры күреп һәм эш барышында истә кала, шуннан соң аның белән җөмләләр төзиләр, сүзлектә мәгънәсен, синонимнар һәм антонимнар табалар.

Кече мәктәп яшендәге балалар өчен кызыклы эш формасының берсе – укыган әсәрләрне сәхнәлештерү,сәхнәлештерелгән тамашалар, курчак спектакльләре. Алар сөйләм күнекмәләрен, хәтерне, артистлык сыйфатларын үстерәләр.

Татар теленә карата мәхәббәт һәм кызыксыну уяту өчен музыка, җырлар, шигърият зур мөмкинлекләр бирә. Шулай, балалар нинди дә булса биремне мөстәкыйль үтәгән вакытта мин тыныч татар көйләре кабызам, бу фикер йөртергә ярдәм итә һәм эзләнү эшчәнлегенә кызыксыну формалаштыра.

Татар теле атналыклары, милли бәйрәмнәр үткәрү гадәткә керде. Ел саен “Шигъри сүз” дигән шигырьләр, “Минем туган ягым” дигән рәсемнәр конкурслары һәм иҗади күргәзмәләр оештырыла.Мәктәп интерьерын бизәкләүдә балалар эшләре кулланыла.

Милли тәрбия, татар теленә кызыксыну уяту бурычлары укучыларның ата – аналары белән тыгыз хезмәттәшлектә хәл ителә. Аларның катнашыннан башка балаларда татар мәданиятына карата хөрмәт уяту мөмкин түгел. Ата – аналар белән бергә төрле чаралар, конкурслар, викториналар үткәрәбез.

Еш кына үз дәресләремдә мин проблеманы хәл итүнең күмәк эзләү ысулын файдаланам. Мәсьәләләр буенча фикер алышу процессында барысы да катнаша, барысы да үз фикерләрен әйтәләр һәм башкаларны тыңлыйлар, барысының да хокуклары тигез. Мин үзем фикер алышуда катнашмыйм, әмма төркемнең ничек эшләвен күзәтәм. Әлеге ысул теманы өйрәтүне тәмамлаганнан соң материалны үзләштерү нәтиҗәлеген бәяләү өчен уңайлы.

Дәресләрдә индивидуаль һәм дифференциаль укытуга аерым роль бирәм. Шул максаттан шәһәр буйлап экскурсияләр, рольле уеннар дәресләре кебек иҗади дәресләр нәтиҗәле булып торалар. Әлеге дәресләрнең һәрберсенең үзенчәлекләре бар. Аларның уртак ягы – укучыларда сөйләм эшчәнлегенең һәм сөйләм иҗатының төрле төрләрендә мөстәкыйль уку күнекмәләрен үстерү булып тора. Өй эшен мин укучыларның сәләтенә һәм мөмкинлекләренә туры китереп индивидуаль бирергә тырышам.

Инновацион технология формаларының берсе интеграль дәрес булып тора.Интеграль дәресләр барышында педагоглар укытуны һәм тәрбия бирүне бәйләп алып бару, төрле мәдәниятларны чагыштыру нигезендә балалар белән кешелекле мөнәсәбәтләр урнаштыра алу мөмкинлеген алалар.

Шулай, башлангыч сыйныфлар укытучылары семинарында без укытучы Е.Н. Межекова белән бергә рус – татар телендә “Бәхет була хезмәттә” дигән сыйныфтан тыш чара үткәрдек. Әлеге чара аша без рус – татар мәдәниятын чагыштыру юлы белән хезмәткә мәхәббәт уятырга тырыштык.

Татарстанның беренче Президенты М. Шәймиев тарафыннан 2007 ел хәйрия елы дип игълан ителде. Шушы максаттан, мин 28 нче балалар бакчасына йөрүче балалар өчен рус – татар – инглиз телләрендә интеграль чара үткәрдем. Әлеге чараны мин берничә максатны – хәйрия концертын (сабыйларны сөендерү өчен), башка халыклар мәдәниятына мәхәббәт һәм хөрмәт уятуны, мәктәп һәм балалар бакчасы арасында күчүчәнлекне киләчәктә 3 нче гимназиягә укырга баруны өндәү максатында мәктәпкәчә яшьтәге балаларны мәктәп белән кызыксындыру күздә тотып үткәрдем. Миңа калса, мин моңа ирешә алдым. Җылы, уңай атмосфера хөкем сөрде. Балалар таралышырга төләмәделәр.

Шулай итеп, укыту процессында инновацион технологияләр куллану укучыларда туган телне тагын да ныграк белергә кызыксыну уята.