Татар халкыны милли бйрме — Сабантуй

5 нче сыйныф рус төркеменең татар әдәбияты дәресенең план- конспекты

Тема: Сабантуй

Максатлар: 1) татар халкының күркәм бәйрәме- Сабантуй турында укучыларга мәгълүмат бирү;

2) бу бәйрәмгә кызыксыну уяту;

3) укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү, тел байлыкларын арттыру.

Дәрес тибы: Яңа материал аңлату

Җиһазлау: дәреслек, проектор, презентация.

Дәрес барышы

Оештыру өлеше

Исәнләшү, табигать күренеше, һава торышы турында сөйләшү.

Бүген һава торышы нинди?

Көн матурмы?

Көн кояшлымы? Җиллеме?

Актуальләштерү.

Фонетик күнегү

[Ө] [Җ]

[Ү]] [Ң]

[Ә] [Һ]

Яңа материал аңлату

УЫТУЧЫ: Укучылар, безнең бүгенге дәресебез татар халкының милли бәйрәме – Сабантуйга багышланыр. Дәрес темасына кереп китәр алдыннан, әйдәгез татар халкының йолалары, бәйрәмнәрен искә төшереп узыйк. Сез нинди бәйрәмнәр беләсез?

УКУЧЫ: Нәүрүз, Корбан бәйрәме,

УКЫТУЧЫ: Бик дөрес, рәхмәт.( текстка нигез булдыру) Ә Сабантуй турында нәрсәләр беләсез? Ул кайда, ничек уздырыла? Анда нәрсәләр уздырыла? Кайсыгыз җавап бирә?

УКУЧЫ: Сабантуй җәен уздырыла. Ул Казанда да, авылларда да уза. Анда төрле конкурслар була.

УКЫТУЧЫ: Рәхмәт, бик яхшы. Дәрестә без бу бәйрәм турында тулырак сөйләшербез. Һәм бик күп яңалыклар белербез.

Белемнәрне ныгыту

УКЫТУЧЫ: Укучылар, дәреслекләрнең 95 битен ачып, анда бирелгән “Сабантуй” текстны укырбыз. Тәрҗемә итәрбез.

( тестны уку, яңа сүзләрне аеру, тәрҗемә итү, сүзләрне сүзлек дәфтәренә язу)

Җыючы- сборщик көлкеле- потешный

Чабыш- скачки бәйләнгән- завязан

Чаба- скачет карап торучылар- зрители

Көрәш- борьба рәхәтләнеп – от души

Мәйдан – площадь

Гомумиләштереп кабатлау

УКЫТУЧЫ: Молодцы, укучылар. Бик яхшы тәрҗемә иттегез. Әйдәгез, текст буенча сорауларга җавап бирик.

Сабантуйда нәрсәләр җыялар?

Бүләкләрне кем җыя?

Бәйрәм кайда уздырыла?

1 нче нинди ярыш була? Анда кемнәр катнаша?

Батыр калган кешегә нәрсә бирәләр?

Сез сабантуй бәйрәмен яратасызмы?

Ярышларда катнашканыгыз бармы?

(укычыларның җаваплары тыңлана)

Укучылар, хәзер әзршк ял итеп алыйк. Игътибар белән экранга карыйбыз, Сабантуй буенча презентация булыр.

Дәрестә актив катнашуыгызга бик шат. Сабантуйларда катнашыгыз, татар халкының милли бәйрәмнәрен онытмагыз.

Өй эше: 97б. “Сабан туенда” шигырен ятларга.

Дәрес тәмам, чыгарга мөмкин, сау булыгыз.

Тема: Габдулла Тукай музее

Максатлар: 1) татар халкының бөек шагыйре – Г. Тукай музее турында укучыларга мәгьлүмат бирү; 2) укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү, тел байлыкларын арттыру; 3) музейга карата кызыксыну уяту;

Дәрес тибы: яңа материал аңлату

Җиһазлау: дәреслек, поектор.

Дәрес барышы

Оештыру өлеше

Исәнләшү, табигать күренеше, һава торышы турында сөйләшү.

Бүген һава торышы нинди?

Көн матурмы?

Көн кояшлымы? Җиллеме?

Актуальләштерү.

Фонетик күнегү

[Ө] [Җ]

[Ү]] [Ң]

[Ә] [Һ]

III. Яңа материал аңлату

УКЫТУЧЫ: Укучылар, бүгенге дәресебез татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай музеена багышланыр. Аның музее турында күп кенә яңалыклар белербез. Аңа кадәр, әйдәгез шагыйрьнең биографиясен искә төшереп алыйк.

Кем ул Г. Тукай?

Ничәнче елда туган?

Туган авылының исеме ничек?

Сез аның нинди шигырьләрен һәм әкиятләрен беләсез?

1 укучы: Г. Тукай 1886 нчы елның 26 апрелендә туа.

2 укучы: Туган авылының исеме- Кушлавыч.

3 укучы: “ Бала белән күбәләк”, “ Эш беткәч уйнарга ярый”, “ Кәҗә белән сарык”, “ Су анасы”

УКЫТУЧЫ: Молодцы, укучылар. Сорауларга бик дөрес җавап бирдегез.





Г. Тукайның музее Кырлай авылында да бар. Һәм без аны башлангыч сыйныфтан ук беләбез. Ә Казандагы музеен безнең әле күргәнебез юк. Менә шул музей турында якыннан танышырбыз.

IV.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

УКЫТУЧЫ: Укучылар, дәреслекләрнең 127б. Габдулла Тукай музее текстын ачабыз. Текстны укырбыз һәм тәрҗемә итәрбез.

( тестны уку, яңа сүзләрне аеру, тәрҗемә итү, сүзләрне сүзлек дәфтәренә язу)

Шушы- этот

Мәчет кенәгәсе- книга в мечети, куда записывались рождение и смерть человека

Ятим бала- сирота

Әле- то… , то…

Мәңгелек – вечный

Шәхси- личный

Диярлек- почти, можно сказать

Гомумиләштереп кабатлау

УКЫТУЧЫ: Молодцы, укучылар. Бик яхшы тәрҗемә иттегез. Әйдәгез, текст буенча сорауларга җавап бирик.

Тукай музее кайчан ачылган?

Ул елда шагыйрьнең нинди юбелее булган?

Габдулланың әтисе кем булган?

Тукай кайларда яшәгән?

Шагыйрь халыкка нәрсәләр калдыра?

( укучыларның җаваплары тыңлана, музей турында презентация карала)

Укучылар, дәрестә бик актив катнаштыгыз, молодцы.( билге кую)

Өй эше: текстың эчтәлеген сөйләргә.

Дәрес тәмам, сау булыгыз.

Тема: Татарстан — минем туган җирем

Максатлар: 1) Татарстан турында укучыларга мәгълүмат бирү; 2) укучыларның бәйләнешле сөләм телен үстерү, тел байлакларын арттыру; 3) Туган ягыңа мәхәббәт тшрбияләү.

Дәрес тибы: Яңа материал аңлату.

Дәрес барышы

Оештыру өлеше

Исәнләшү, табигать күренеше, һава торышы турында сөйләшү.

Бүген һава торышы нинди?

Көн матурмы?

Көн кояшлымы? Җиллеме?

Актуальләштерү.

Фонетик күнегү

[Ө] [Җ] [W]

[Ү]] [Ң]

[Ә] [Һ]

Узган дәрес материалын искә төшерү; сүзләрне кабатлау

Яңа материал аңлату

УКЫТУЧЫ: Укучылар, безнең бүгенге дәресебез туган ягыбыз- Татарстанга багышланыр. Нәрсә соң ул туган як, туган җир? Сез бу сүзләрне ничек аңлыйсыз?

1нче УКУЧЫ: Туган җир ул – без яшәгән урын.

2 нче УКУЧЫ: Туып үскән җир.

УКЫТУЧЫ: Бик дөрес, укучылар. Сезнең фикерләрегез дөреслеккә туры килә. Ә безнең туган җиребез нәрсә икән?

3 нче УКУЧЫ: Минем уйлавымча, безнең туган җиребез ул – Казан.

УКЫТУЧЫ: Рәхмәт. Әйе, Казан- безнең туган шәһәребез. Ул кайсы республика башкаласы соң?

4 нче УКУЧЫ: Татарстан республикасының башкаласы.

УКЫТУЧЫ: Әйе, бик дөрес. Дәрестә сезнең белән туган ягыбызның табигате, кайда урнашканлыгы , нинди шәһәрләр һәм районннар барлыгы, һәм башкалар турында сөләшербез.

IV.Белем һәм күнекмәләрне ныгыт

УКЫТУЧЫ: Укучылар, әйдәгез әле дәреслекләрнең 74 битен ачыйк. 1 нче күнегүдә сүзләрне дөрес итеп укырга кушкан. Шушы күнегүне эшләп алыйк. Күнегүдә w, һ авазлары еш кулланыла, игътибарны шул авазларның дөрес әйтелешенә юнәлтик.

( хор белән һәм аерым укучылардан күнегүне эшләтү)

Молодцы, укучылар. Инде без Татарстан турындагы текстны укырга әзер. 74 бит 4 чне күнегү.

( текстны уку, тәрҗемә итү, яңа сүзләрне аеру, сүзлек дәфтәренә яздыру)

Ватан –Родина

Калын- густой

Дала – степь

Бурсык – барсук

УКЫТУЧЫ: Әйдәгез, хәзер белемнәрне ныгытар өчен, текст буенча сорауларга җавап бирик.

Татарстан нинди республика?

Ул кайда урнашкан?

Аның аркылы нинди елгалар ага?

Татарстанның табигате нинди?

Урманнарында нинди җәнлекләр яши, нинди агачлар, үләннәр үсә?

Син кайсы шәһәрдә яшисең?

Туган ягыңның табигате нинди?

( кукчыларның җаваплары тыңлана)

УКЫТУЧЫ: Молодцы, укучылар. Сорауларга төгәл җаваплар бирдегез. Тарастан турында бик күп китаплар, рәсемнәр , фильмнар бар. Олырак сыйныфларда сөләшербез. Әлегә дәресебезне тәмамлар вакыт җитте.

Билге кую.

Өй эше: 75бит 7 нче күнегү.

Дәрес тәмам, сау булыгыз.