нрлр Профессии Разработка урока татарского языка в 4 классе

Тема:Һөнәрләр.

Максат:1.Укучыларны төрле һөнәр исемнәре белән таныштыру.

2.Һөнәр исемнәрен сөйләмдә активлаштыру.Милли-төбәк компонентлары кулланып,балаларның белем

Дәрәҗәсен,кызыксынучанлыкларын үстерү.

3.Укучыларның әти-әниләренең хезмәтенә,башка хезмәт ияләренә хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау:дәреслек,дәфтәр,магнитофон,карточкалар,тест битләре,компьютер.

Дәрес барышы:

1.Оештыру өлеше.

1.Исәнләшү.

2.Дежур укучы белән әңгәмә.

2.Өй эшен тикшерү.

2.Актуальләштерү.

1.-Укучылар,сез хәзер язмада шигырҗләр тыңларсыз.Безнең бүгенге дәресебез нәрсә турында булыр икән? Нинди һөнәрләр ишетерсез?Игътибар белән тыңлап утырыгыз.

Әткәм минем тракторчы.

Әткәм эшен ярата.

Яңа сөргән җирнең исе

Аңкый һәрбер тарафтан.(Ф.Сафин)

Минем әти-йорт төзүче.

Ул сала биек йортлар.

Ул салган яңа йортларда

Балкып яналар утлар.(Ә.Ерикәй)

Минем –әнием-тегүче,

Үз эшен бик нык сөя:

Ул теккән җылы киемне

Бик күп кешеләр кия.(Ф.Яруллин)

Ә менә минем апа

Конфет-прәннек сата.

Һәммәсе мактап китә.

Апамны хөрмәт итә.(М.Садри)

Ә минем апам Һава

Фермада сыер сава.

Беркөн барап карадык,

Сыерларын санадык.(М.Садри)

Дүә әтисе белән Каюм

Көн дә бара урманга.

“Дәү әтисе кем?” дисезме?,

Умартачы ул анда.(Ә.Габиди)

(Укучыларның җаваплары )

3.Төп өлеш.

1.Дәреслектәге 1нче күнегүдәге сүзләрне барыбыз бергә дөрес итеп әйтеп чыгабыз.

Һөнәр-һөнәрләр,эш-эшләр,оешма –оешмалар,завод-заводлар,фирма-фирмалар.

2.-Без бүген һөнәр исемнәре белән танышабыз.Ә нәрсә соң ул –һөнәр?

(слайд)Ожеговның аңлатмалы сүзлегендә һөнәр сүзенең аңлатмасы шулай язылган:

Профессия-это у людей основеой род занятий,трудовой деятельности.Димәк,һөнәр-ул кеше хезмәте һәм эшчәнлегенең төп төре.(дәфтәргә язалар)

Кайбер һөнәр исемнәре тамыр яки ясалма нигезгә сүз ясагыч кушымчалар:-чы,-че,-учы,-уче кушымчаларыялганып ясалалар(рәсемнәр күрсәтелә)

3. –Ә хәзер,балалар,экранга карагыз әле.Бу кем?(балалар ребус чишәләр:табиб,сыер,савучы,тәрбияче,сатучы,очучы).

4.-Балалар,карагыз әле.Агрономнар,тракторчылар,комбайнчылар нишлиләр?(алар икмәк үстерә).

-Ә терлекче нишли?(терлекче терлек карый).

-Ә сыер савучы нишли?(ул сыер сава).

— Көтүче нишли?(көтүче көтү көтә).

-Димәк,авылда кемнәр яши?(балалар санап,әйтеп китәләр).

-Укучылар,уйлап карагыз әле.Укытучы авылда яши,ә укытучы шәһәрдә яши аламы?(Әйе,яши ала).

-Балалар,шәһәрдә дә,авылда да тагы кемнәр яши?(сатучы ,тегүче,табиб,төзүче).

5.Димәк,шул ук кешеләр авылда да,шәһәрдә дә яшиләр.Хәзер экранга карагыз әле.Беренче баганада кем?,икенче баганада –кайда эшли? Соравына җавап бирә торган сүзләр язылган.Кемнәр дөрес җөмләләр төзеп әйтә ала?

КЕМ?

НӘРСӘ?

Укытучы

Фабрикада эшли

Сатучы

Мәктәптә эшли

Тегүче

Төзелештә эәли

Аш пешерүче

Хастаханәдә эшли

Табиб

Кибеттә эшли

Төзүче

Ашханәдә эшли

Сыер савучы

Фермада эшли

6.Физминутка.”Миңлебай” көенә.

Күрсәт әле,үскәнем

Ничек сыер савалар?

Менә шулай,менә шулай

Шулай сыер савалар.(Ничек печән чабалар,ничек машина йөртәләр).

7.-Мин җөмләләр төзедем.Әгәр дөрес булмаса дөресләп төзергә кирәк.(Балаларга ялгыш язылган җөмләләр бирелә.Фигылҗләр өстәлгә таратыла.Укучылар үзләренең җөмләләренә туры килүче сүзләрне эзләп табалар.)

Аш пешерүче пешерә.Сатучы сата.Табиб дәвалый.Төзүче төзи.Укытучы укыта.Сыер савучы сыер сава.Тегүче тегә.Көтүче көтү көтә.Умартачы бал җыя.Рәссам рәсем ясый.Балыкчы балык тота.Тәрбияче балалар тәрбияли.