нилр кне

МГББУ “ТР Буа районы Түбән Наратбаш ТГБМ”

Кояш гомере телим мин, әнием,сиңа!

(6 нчы сыйныфта үткәрелгән ачык чара)

Сыйныф җитәкчесе: Ягафарова Ф.Ф.

2011-2012 нче уку елы, 24 нче ноябрь.

Әниләр көне” бәйрәме сценариесе.

Максаты:

Җиһазлау: Залга экран, ноутбук, проектор,телевизор экраны куела, газета чыгарып эленә, балалар язган иншалар, ясаган рәсемнәре эленә, шарлар, чәчәкләр белән бизәлә.

Ф.Ф.:-Җәмгыятебездә әниләрнең ижтимагый әһәмиятен күтәрү максатыннан Россия Федерациясе Президентының 1998 елнын 30 гыйнварында чыккан №120 номерлы карары нигезендә Россиядә ноябрь аеның сонгы якшәмбесе ел саен “Әниләр көне” булып билгеләп үтелә. Быел ул 27 ноябрь көненә туры килде. Кадерле, газиз әниләребез! Сезне бәйрәмегез белән чын йөрәктән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез. Балаларыгызга картайган көннәрегездә дә терәк булып, гомер буе алар янәшесендә, кадер – хөрмәттә яшәргә язсын. Балагызның берәве сез, гаиләнең йөрәге сез, иминлекнең терәге сез, һәркемнең кирәге сез. Сез чаялар, сез батырлар, сез дөньяда иң матурлар. Сез булганга тормыш ямьле, сез булганга яшәү гамьле .

Безнең бүгенге “Кояш гомере телим мин, әнием сиңа” дип аталган бәйрәмебез телдән җурнал рәвешендә барыр.

I бит “Газизләрдән газиз әнием” дип атала. (бала елаган тавыш һәм бишек җыры ишетелә)

(Рәдиф белән В.Энҗе чыга)

Ф.Ф. :Минем әни – иң уңганы . (көй астында укыла)

Кем дөньяга кеше бүләк итә,

Ә кешегә — якты дөньяны?

Тойгылары кояш кебек кайнар,

Эретерлек гранит кыяны?

Кем күңеле тулган айдай серле

Язлар сыман назлы, ягымлы?

Шатлыкларын башкаларга бүлеп,

Кайгыларга түзем, сабырлы?

Кем елмая җәйге таң аткандай,

Балкып китә шундук тирә-як?

Нәфислеге гөлләр сокланырлык,

Көләчлектә аңар тиңнәр юк.

Кем куллары өйне, җирне ямьли,

Изгелеге үлчәү тапкысыз?

Ул, әлбәттә яшәү чыганагы.

Тормыш яме –

Г.Р.һәм В.Э. әнкәй син бит ул!

Ф.Ф.: — Әни…. Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы! Әни… Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул! — Әни… Аның күзләре шундый ягымлы һәм мөлаем. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Ә әнкәйнең куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр , мөгаен. Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала, Ә балам дип аркаңнан сыйпаса, сиңа гүя канатлар үсә. Ә сүзләре… Сүзләре шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы. Ә авырсаң төннәр буе яныңнан да китми инде ул! Бары әнкәйләр йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле! Әни! Дөньяда иң кадерле, иң якын кеше ул.

-Кечкенә чагыңда татлы йокыларын калдырып сине кем караган?

Г.Р. -Әнием!

Ф.Ф.: -Елаганда кочагына алып сине кем юаткан?

В.Э. -Әнием!

Ф.Ф.: — Тәүге тапкыр тәпи атлап киткәндә сине кем җитәкләгән?

Г.Р.- Әнием!

Ф.Ф.: — Беренче тапкыр мәктәпкә сине кем алып килгән?

В.Э. — Әнием!

Ф.Ф.: — Ана – бөек исем! Нәрсә җитә ана булуга! Шуңа күрә зур горурлык белән без сөйлибез ана турында. Ана! Йөрәкнең ул иң мөкатдәс хисе, күңелнең ул иң-иң түрендә. Ул – салкында синең җылытучың, юанычың авыр көнеңдә.

Г.Р.- Тик син генә, әнкәй, тик син генә, сабый чакта мине баккансың. Төн йокыңны бүлеп уянгансың, юрганымны килеп япкансың. Син әйтәсең, әни, күз нурым дип, хәтеремдә калыр бу сүзең. Гомер буе якты маяк булып, нур сибәрмен сиңа мин үзем!

В.Э. — Нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә, җитмәс төсле, әниләребез. Сезгә саулык-сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез тыныч тормыш, озын гомер телибез. В.Э. — Безне назлап үстергәнгә,

Г.Р.һәм В.Э. Әниләр, рәхмәт сезгә!

В.Э. — Һәрвакыт эшчән булганга,

Г.Р.һәм В.Э. Әниләр, рәхмәт сезгә!

В.Э. — Һәрвакыт тырыш булганга,

Г.Р.һәм В.Э. Әниләр, рәхмәт сезгә!

В.Э. — Бөтен әниләргә кояш тигез өләшсен нурын. Таңыбыз нурлы булсын! Бергә: -Таңыбыз тыныч булсын!

Җыр: “Кояш гомере телим мин,әнием,сиңа ”

II .Журналыбызның икенче бите Бер-беребезне беләбезме?” дип атала.

Слайдта сораулар:

Балагыз нинди төс ярата?

Нинди кием кияргә ярата?

Яраткан артисты кем?

Кайсы бәйрәмне ярата?

Нәрсә белән шөгыльләнергә ярата?

Сез пешергән кайсы ризыкны бигрәк тә яратып ашый?

Гаиләдә кемне күбрәк ярата?

(Алдан балалар белән уздырылган анкета нәтиҗәләре белән чагышты-рырга)

Әниләргә түбәндәге сораулар язылган битләр бирелә. Алар бу сорауларга җавап язалар. Аннан соң әлеге әниләрнең балалары чакырыла һәм шул ук сораулар балаларга бирелә. (слайдта)

Кыз фамилиягез ничек?

Ничәнче үлчәм аяк киеме киясез?

Яраткан җырчыгыз кем?

Ирегез белән кайда таныштыгыз?

Туган вакытта балагызның авырлыгы күпме иде?

III бит. “Иң кадерле кешем” дип атала

Хәзер балалар әниләр турында язган иншалар белән таныштыралар.

В Энҗе, В.Рания, Ш.Ранис, Г.Рәдиф, А.Энҗе (Шунда ук шигырьләрен дә сөйләп керәләр)

Энҗе В.

Ана – бәхет, шатлык өләшүче, ана безнең сүнмәс маяк ул.

Кайгыда да ,һәрчак шатлыкта да балаларым диеп яна ул.

Бу дөньяда иң кадерле, иң яхшы кеше – әни!

Бел кадерен әниләрнең, хөрмәтлә һәм бел зурлый.

Һәркемгә дә газиз әни, әни сүзе изге сүз.

Күпме наз һәм нур сибелә, бу гади сүз – үлемсез!

Әни, әнкәй, син бит минем берәү, йөрәгемнең иң-иң түрендә.

Күңел җылың,якты йөзең белән маягым бул гомер- гомергә.

Рания

Әниләрнең назы белән без керәбез һәр көнгә.

Кояш кирәк җир йөзенә, әни кирәк һәркемгә.

Дөньяда иң газиз кеше – әниләр,һәркем белә.

Аларның җылы сүзләре җанга рәхәтлек бирә.

Әни бит ул – изге кеше,изгеләрнең изгесе.

Аннан башка тормыш бармый, әни тормыш көзгесе.

Ранис

Бүген – әниләр бәйрәме, бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген, гөлләр шуңа шатлана.

Әниемне котлыймын мин әниләр көне белән,

Матур теләкләр телимен, назлы битеннән үбәм.

Синнән үрнәк алам һәрчак, әнием, рәхмәт сиңа,

Сәламәт бул, бәхет телим, миннән теләк шул сиңа…

Рәдиф

Әнкәемнең бүген чырае шат,гөлләр алып килгән яз кебек,

Нәрсә генә бүләк итсәм дә мин аның хөрмәтенә аз кебек.

Мөмкин булса,җыеп учларыма бирер идем кояш нурларын,

Әни кеше генә җылы кочагында назлый белә кызын, улларын.

Мөмкин булса, менеп зәңгәр күккә йолдыз сузар идем кулына.

Әни кеше генә җан сулышын өрә синең гомер юлыңа.

Олыгайгач та мин аңа табынып чал чәченә башны иярмен.

Олы бүләгемне сузган чакта:-Озын гомерле бул!- диярмен.

Энҗе А.

“Әни” диеп ,җылы итеп, эндәшә һәрбер бала.

Һәрбер кеше шатланадыр әни барга дөньяда.

Бүген олы бәйрәм – әниләр бәйрәме,

Китерегез аларга ак гөлләр бәйләме.

Бирегез аларга җан – күңел җылысын,

Әйтегез,әйтегез рәхмәтнең олысын.

Өй түренә утыр, әни, бүген синең бәйрәмең,

Сиңа бүген бәйрәмгә мин бүләк әзерләдем.

(Балалар үзләре ясаган бүләкләрне тапшыралар)

Җыр “Әниемә

IV бит “Уеннар” дип атала.

(Әниләр һәм балалар катнашында конкурслар , уеннар).

1 конкурс. Үзеңне таны.

Укучылар алдан рәсем дәресендә әниләренең портретларын ясыйлар, алар планшетка беркетелә. Әниләр үзләрен танып әйтергә тиеш. Җавапларның дөреслеген укучылар раслый.

2 конкурс. Балалар супер табышмакларга җавап бирәләр: ( берничә җавабы булган табышмаклар, слайдта)

- Тешләре бар, авызы юк (Тарак, пычкы, тырма) — Бөтен кешене ашата, ә үзе ашамый (калак, кашык, чәнечке) — Тегеп булмый бернәрсә дә, энәләре күп булса да (керпе, чыршы, нарат) — Яза белә, ә укый белми ( ручка, карандаш, акбур) — Тавышы нык, дөньяны яңгырата Безне иртән йокыдан уята (будильник, быргы, әтәч) — Аяклары булмаса да , көне-төне йөгерә (су, сәгать) — Ачыла да ябыла, җавабы тиз табыла (ишек, күз, авыз,тәрәзә) — Икесе дә вак, икесе дә ак. Аерыйм дисәң авызыңа кап (песок, тоз) — Үзе кабыклы, үзе бик ачы, үзе файдалы (лимон, суган, сарымсак)

3 конкурс. Шигырьне дәвам ит (Слайдта)



Мин сезгә танылган шагыйрләребезнең шигыр юлларын укырмын, ә сез аларны дәвам итәрсез.

Әйдәле, Акбай,өйрән син… (Г.Тукай)

Җырларым, сез шытып йөрәгемдә…(М.Җәлил)

Китмибез без, безгә монда…(Г.Тукай)

Иртәнге таң нурыннан…(М. Җәлил)

Иң элек бу тел белән…(гГ.Тукай)

4 конкурс. Сурәтләп күрсәт(слайдта)

Карбыз ашыйсың…

Бармагыңа чүкеч белән суктың…

Туңдырма ашыйсың…

Инәгә утырдың…

— Лимон ашыйсың…

Әниләр оста артистлар икән, инде аларны яңа сынау көтә.

5 конкурс. (1 әни чыга : Мәдинә)

1. Баш хисапчы (Кәгазь акчаларны саный-саный сорауларга җавап бирергә һәм хисапта ялгышмаска)

-Сезгә ничә яшь? — Балагызның әтисенең исеме кем? — Гаиләгездә ничә кеше? — Йорт хайваннары асрыйсызмы? — Бүген иртән ничәдә тордың? — Кайсы күлмәгеңне яратып киясең? — Бүген ничәсе? -Балаңның көндәлегендә кичә нинди билгеләр куелган иде? — Үзең бәйләгән носки җылымы, әллә базар носкиемы? — Кайсы балаңны ныграк яратасың? — Балаңның укытучысы кем? — Бүген ничәсе? – Ничә телевизорыгыз бар? –Җәйне яратасыңмы, кышнымы? – Иреңнең әтисе ни исемле? – Улыңның әнисе кем? –Тавык йорт хайванымы? Әтәч йомырка саламы?- Гөлләр үстерәсеңме?

2.«Уртасын тап” (1әни чыга: Эльмира)

— Ак та түгел, кара да түгел. Нинди? (соры) — Кыш та түгел, җәй дә түгел. Нәрсә? (көз) — Кайнар да түгел, салкын да түгел. Нинди? (җылы) — Коры да түгел, юеш тә түгел, Нинди? (дымлы) — Дус та түгел, дошман да түгел.Кем? ( Таныш) — Иртә дә түгел, кич тә түгел. Нәрсә? (көн) — Яхшы да түгел, начар да түгел. нинди? (уртача)

3.«Әйе-юк” (тиз җавап бирергә.) (1 әни чыга: Резедә)

— Ашар алдыннан кулларны юарга кирәк. — Кыш артыннан җәй килә. — Куянның колаклары кыска, койрыгы озын. — Китап – кешенең дусты. — Татарлар ике куллап исәнләшәләр. — Әтәч йомырка сала. — Боз кардан тизрәк эри.- Дүшәмбедән соң ял килә.- Мәскәү Татарстан башкаласы. – Аю йорт хайваны.

4.Сүзләр эченә нинди саннар һәм сыйфатлар яшеренгән.(1 әни чыга: Сөембикә)

- Бердәмлек, кузгалак, балачак,сикерү, төчкерү, каралты, сигезаяк, карак, мунчала,кызыллык, яшелчә, йөзлек. — Берәмлек, балдак, фикер,сарымсак, көчек, бишбармак, карама, алтын, йөзем,калфак, бишек, сарык. — Кунак, йөзек, ябалак,балтыр, себерке, гармун, калак, әйбер,сикергеч .

5. Башваткыч. (1әни чыга: Ландыш)

Гөлсем апаның Дилә исемле кызы, Линар исемле улы,Акбаш исемле сыеры, Сарбай исемле эте, Йомгак исемле песие, Йомшак исемле куяны,Сакалбай исемле кәҗәсе һәм Гайфи исемле ире бар. Гөлсем апаның ничә баласы бар?

Бу бәйгедә дә сынатмадыгыз, рәхмәт.

(Малайлар җырлый)

V.Ә хәзер “Телевизион тапшыру” битенә күчәбез.

А.Б.-Хәерле көн, хөрмәтле телевизор караучы хатын- кызларыбыз! Сезне шук балалар телевидениесе,яисә ШБТ каналы сәламли. Бүгенге телевизион тапшырулар программасын тыңлап үтегез.

1.Начар укучының бәхетсез язмышы турында “Бичара Фаяз” дип исемләнгән телесериал тәкъдим итәбез.

2.”Хатын-кызга ни җитми” тапшыруы. Темасы “Балачакка кайтыр идем”.

3.Атна яңалыклары. Дежур бүлек.



4.Һәм тәмамлап һава торышы.

(Музыка уйный)

1.А.Б.Хөрмәтле,әниләребез! Сез“Бичара Фаяз” дип исемләнгән телесериал-ның 1235 нче сериясен карыйсыз.Үткән серияләрнең кыскача бирелеше: Фаяз,Черкен мәктәбе укучысы, ялкау һәм икеле капчыгы кайгы кичерә. Ул бүген юбилейлы 5000 нче икелесен алган…

(Ранис б\н Рәдиф чыгышы)

А.Б. Сериалның дәвамын киләсе елда карый аласыз.

Ә хәзер ШБТ каналында -реклама. Безнең каналда калыгыз.

(Сәхнәгә ике бала чыга.Берсенә “Бәрәңге” ,икенчесенә “Томат дип язылган табличкалар эленгән).

Б. Мин бәрәңге.

Т. Мин томат.

Шулвакыт бер төркем балалар поезд булып чыгалар да таптап китәләр. Табличкаларны боралар.Бәрәңге “ Умный обед”,томат “Балтимор” кетчубына әйләнә.

Музыка)



Страницы: 1 | 2 | Весь текст