хлак м дп темасына электив курс программасы

Әлмәт шәһәре муниципаль белем учреждениесе – 9нчы номерлы гомуми белем бирү

мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Сабирҗанова Җәмилә Фаткылгаен кызы

Әхлак һәм әдәп темасына электив курс программасы

Аңлатма язуы

Шәхеснең формалашуында һәм үсүендә әхлак тәрбиясенең ролен педагогика элек – электән исбатлап – раслап килгән.Әле борынгы грек философы Сенека ук: “Гыйлемлектә алга китеп тә әхлак ягыннан артта калган кеше алга китүдән дә бигрәк артка калып яши, — дигән гыйбарә әйткән. Шуңа да язучыларыбызның,шагыйрьләрнең, композиторларыбызның күңел гәүһәрләре үрнәгендә укучыларда әдәплелек, сабырлык, акыл көче, намуслы булу, күңел сафлыгы, тормышны ярату хисе тәрбиялим. Әдәбият фәне – тәрбия фәне ул. Күренекле галим, педагог, олпат дин әһеле, мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин бу хакта: “Әхлак берлә әдәбият берлә булырлар. Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр,”- дигән.Фән буларак әдәбият курсын укытуда күренекле фикер иясенең бөек мирасын — тәгълим – тәрбия өлкәсендә калдырган васыяъләрен ,кыйммәтле тәгълиматларын матур әдәбият уку аша укучылар күңеленә иңдерергә тырышам.

Әдәбият укыту программасына кертелгән әсәрләр укучыларда уңай әхлак сыйфатлары булдыруга хезмәт итә. Г.Тукайның балалар өчен язган шигырьләре белемле, зирәк, тапкыр булырга, туган телне, туган җирне яратырга өнди. Аның “Эшкә өндәү”, “Сабыйга” шигырьләре яшь буында хезмәткә мәхәббәт тәрбияләүне күз алдына тотып иҗат ителгән. Анда кешеләр өчен хезмәт иң кирәкле, иң бөек нәрсә итеп билгеләнә. Шигырьдә “Кешене кеше иткән нәрсә — эш”,- дип балаларны турыдан – туры өндәү рәвешендә иҗат ителгән бу шигырь балаларда хезмәткә дөрес караш, омтылыш тәрбияләүдә әһәмиятле роль уйный. Яшь буынның туган төбәгенә, туган җиренә булган мәхәббәтен,ярату хисен үстерергә,тирәнәйтергә омтылу белән һәркемнең үз вазыйфасын намус белән башкарырга тиешлеге кисәтелә, намуслы хезмәтнең бөеклегенә дан җырлан,хезмәт кешенең дөньяда яшәве өчен иң кирәкле шартларның берсе булуы аңлатыла.

А.Әхмәтнең “Үги кыз” әкияте аша “Минем холкым – минем язмышым” дигән халык гыйбарәсенең әсәрдә раслануы күрсәтелә. Яшь буында намуслы, хезмәт сөючән, тырыш, һөнәрле булу сыйфатлары тәрбияләнә. Халкыбызның элек – электән тырыш,эшчән,кечкендән эшкә өйрәнеп үсүен, әти кешенең гаиләдә роле зур булуына төшендерелә. Г.Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” әсәре аша татар авылының борынгыдан килә торган гореф – гадәтләрендә, йолаларында әхлакый чыганаклар турында әйтелә..Туган халкымның сабантуй, көзге туйлар, каз өмәсе, тула өмәсе кебек печән һәм урак өстен сурәтләү аша аның хезмәткә мөнәсәбәте һәм осталыгы, башка күп кенә күркәм әхлакый сыйфатлары чагылдырыла. Г. Әпсәләмовның” Ак чәчәкләр” романында халык өчен туган һәм яшәгән бөек табибның образына характерлы сыйфатлары укучыларга җиткерелә. Хезмәткә, белем алуга мәхәббәт, кызыксыну, мөстәкыйльлек тәрбияли.

Мин әдәбият дәресләрендә татар халкына хас уңай әхлакый сыйфатларны – ярдәмлелек, әдәплелек, тыйнаклык,ата–анага мәрхәмәтлелек,олыларга хөрмәт,телебезне ярату, татар рухы балалар күңеленә салына.Мондый хисләр уятуда безгә Ш.Камалның “Буранда”,Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять”,А. Гыйләҗевнең “Җомга көн кич белән”,Р.Хафизованың “Кашкарыйлар озын гомерле” ,Ф. Яруллинның”Җилкәннәр җилдә сынала”,М.Мәһдиевнең “Бәхилләшү” кебек әсәрләре ярдәмгә килә.

Г.Исхакый әсәрләре балаларда холык, әхлакый нигез һәм кеше язмышы мәсьәләләренең үзара нык көрәшүе,халкыбызның гореф – гадәтләре, йолаларын саклау теләге уята.

Ф.Кәрим,М.Җәлил,Н.Дәүли,Ф.Хөсни әсәрләре аша укучыларда патриотик хисләр,Ватаныңа,халкыңа,туган илеңә тугрылык хисләре тәрбияләнә,

X сыйныфта XIX йөз әдәбиятына һәм мәдәниятенә күзәтү: мәгърифәтче галимнәр: Г.Кандалый, Ш.Мәрҗани, М.Акмулла, К.Насыйри иҗаты өйрәнелә. Кешелексезлек,әхлаксызлык, исерткеч эчемлекләр куллануның зыяны күрсәтелә, эчүчелекнең иҗтимагый бәла, кеше тормышындагы җитешсезлекләрнең төп чыганагы икәненә төшендерелә, тәмәкенең сәламәтлек өчен зарарлы икәне аңлатыла; уңай сыйфатлар: гаделлек, белемгә омтылыш,кешелеклелек сыйфатлары мактала.

XI сыйныфта кешенең аң–белемен үстерүдә укуның, тәҗрибәнең роле, кешене кешелекле итеп тәрбияләүнең кыйммәте,һөнәр алу, олы тормыш юлына басу мәхәббәтнең кеше тормышында барлык авырлыкларны җиңә алырдай илаһи бөек көч, ныклы гаиләнең һәм яшәүнең какшамас нигезе икәнлеге борчый. Хәй Вахитның”Беренче мәхәббәт” драмасы тормыш юлына яңа аяк басучы яшь геройларның өмет – хыялларын, шатлык – борчуларын гадәти тормыш материалына нигезләп, мавыктыргыч итеп сурәтли,Әсәр яшьләр турында һәм яшьләргә багышлана. Әсәрдә яшь кешенең тормышта үз урынын табып, мәгънәле яшәвенә басым ясала. Г.Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәре үрнәгендә егетләр һәм кызларның мәхәббәткә сафлык, намус, җаваплылык белән карарга кирәклеге турында фикер алына.Эчкерсез, ихлас, саф, ышанычлы сөюгә нигезләнгән гилә генә бәхетле һәм ныклы була дигән нәтиҗә ясала.

Тәрбия халыкта туган тел белән бергә барлыкка килгән. Күп гасырлар буена ул кешелекне дәвам иттерү чарасы буларак, табигый ихтыяҗ булып яшәп килгән. Яшь буын өлкәннәр белән аралашкан, тормышта кирәкле күнекмәләргә,кешеләр арасында үз – үзен тотарга өйрәнгән, халыкның гореф – гадәтләрен, йолаларын өлкән буын ярдәме белән үзләштергән.Халык педагогикасы — зур акыллылык, сәламәт әхлаклылык чишмәсе.Аның төбендә шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек,тыйнаклык, гаделлек кебек матур сыйфатлар ята.

Шуңа күрә дә халык педагогикасының төп чаралары: ана теле, халыкка файдалы хезмәт, җырлар: бишек җырлары, хезмәт, мәхәббәт турында җырлар, лирик җырлар, уеннар, мәзәкләр, биюләр, бәетләр, дастаннар,әкиятләр, әйтемнәр, мәкальләр, табышмаклар, тормыш – көнкүреш йолалар, кунакчыллык кагыйдәләре бала тәрбияләүдә бик мөһим чара булып тора.

Укучыларның дөньяга карашын һәм әхлак сыйфатларын формалаштыруда класстан тыш уку, тәрбия сәгатьләрендә түбәндәге китаплар файдаланыла:Ш.Җәләлиев ”Татар халык педагогикасы”, В.Казыйханов “Әхлак дәресләре”, Н. Исәнбәт “Балалар дөньясы”, К.Насыйриның ”Тәрбия китаплары”, Р.А.Низамов ”Педагогик уйланулар”. Укучыларда ихтыяр көчен, намуслы, вөҗданлы була белү, өлкәннәргә дә,кечкенәләргә дә ихтирам белән карарга өйрәтү,җирдә дөрес итеп яшәү, аларны чын кеше итеп тәрбияләү – һәрберебезнең изге бурычы.

Халкыбызның зирәк акылы, тапкыр фикерләре, үзенчәлекле тәрбия алымнары һәм әхлак нормалары укучыларны тәрбияләүнең үрнәге һәм өлгесе булып тора. Шуңа күрә кыйммәтле җәүһәрләрне өйрәнүне әлеге программа буенча дәвам итәрбез.

Олы әдибебез Г.Баширов “Гыйбрәт” исемле публицистик язмасында: “Мин ышанам: халыкны халык иткән изге гадәтләрне, кимү юлына баскан асыл сыйфатларны, онытыла язган затлы һөнәрләрне яңадан аякка бастыру халкыбызның данын, күршеләре белән дус яшәүче киң күңелле халык дигән яхшы исемен югарырак баскычка күтәрер!” – дип язган иде. Менә шушы изге максатка хезмәт итсен иде бу эшем.

Программаның эчтәлеге:

Дәрес темасы

Сәгатҗләр саны

1.

Кереш. Әхлак дәресләрен ни өчен өйрәнәбез?

1 сәгать

2.

Туган якта кеше бәхетсез була алмый

1 сәгать

3.

Бәхет башы – тәүфыйк

1 сәгать

4.

Тел – күңел көзгесе

1 сәгать

5.

Ата – ана хакы

1 сәгать

6.

Әдәп һәм әхлак.

1 сәгать

7.

Дуслар белән бергә

1 сәгать

8.

Яхшыдан үрнәк ал, яманнан гыйбрәт ал

1 сәгать

9.

Исереккә диңгез тубыктан

1 сәгать

10.

Тәмәке белән бергә тартучы да яна

1 сәгать

11.

Саулык – зур байлык

1 сәгать

12.

Күңел көзгесе

1 сәгать

13.

Табигать һәм без

1 сәгать

14.

Хезмәттә — хөрмәт

1 сәгать

15.

Сөйгән халкым өчен барысы да

1 сәгать

16.

Мин яратам сине, Татарстан!

1 сәгать

Барлыгы

16 сәгать

Курсның эчтәлеге

Тема №1. Әхлак тәрбиясенең асылы турында сөйләшү. А.М.Низамовның“Тормыш — иң югары кыйммәт” исемендәге хезмәте белән танышу. Гомумкешелек кыйммәтләре, яхшылык һәм явызлык төшенчәләренә аңлатма бирү.

Тема №2. Әлмәт шәһәрендә иҗат итүче шагыйрьләрнең, язучыларның композиторларыбызның шигырьләре,әсәрләре, җырлары аша балаларда күркәм әхлак сыйфатлары тәрбияләү, әдәби сүзнең, әсәрләрнең тәрбияви көчен куллану, актив тормыш позициясе тәрбияләү.

Тема №3. Тәүфыйклы кеше турында төшеннчә формалаштыруда галим, мәгърифәтче, олпат дин әһеле Р.Фәхреддин мирасын куллану. Ф.Яруллинның “Яши белү”, Н. Дәүлинең “ Бәхет кайда була?”шигырьләре аша кешелеклелекне, шәфкатьлелекне, изгелекне аңлый белергә өйрәтү.

Тема №4. Г.Тукайның “И туган тел, и матур тел” шигырен өйрәнү.Туган тел турында мәкальләрне, әйтемнәрне барлау, укучыларда милли горурлык хисләре тәрбияләү.

Тема №5 Аудиокассетадан Р.Юнысның “Ата – ана хакы” турында язмасын тыңлау.Үзебез яшәгән җәмгыятьтә ата – ана хакын хакламау, ягъни аларны карамау, рәнҗетү очракларының күбәюен тормыштан алынган мисаллар нигезендә күрсәтү,”Татарстан яшьләре” газетасының “Гаилә” рубрикасына күзәтү.

Тема №6. Күренекле фикер иясе Р.Фәхреддиннең “Тәрбияле бала” әсәрен өйрәнү. Шәүкәт Галиевнең “Тәртиплеләр” шигыре аша укучыларда сөйләм культурасы тәрбияләү, сөйләмне сафландыру,мәдәниятле шәхес тәрбияләү.

Тема №7. Н.Әхмәдиевнең “Әнәс дуска” шигыре аша “Дустың үзеңнән яхшы булсын” әйтеменең асылына түшендерү, “дуслык” төшенчәсенең асылын ачу, балаларга рухи тәрбия бирү. З Хәйретдиновның Г.Әюпова шигыренә язган “Дускаем” җырын өйрәнү.

Тема №8. Ш.Маннаповның “Су тәме” хикәясен уку, Хикәянең эчтәлеге буенча телдән диафильм төзү, Р.Төхфәтуллинның “Алмагачлы юл” хикәясе аша бер гүзәл эшнең мең гүзәл сүздән яхшырак булуын аңлату.

Тема №9. Шәһәр наркологик диспансеры табибының “Сәламәт яшәү рәвеше” темасына лекциясен тыңлау. Исерткеч эчемлекләр куллануның зыянын күрсәтү,эчүчелекнең иҗтимагый бәла, кеше тормышындагы җитешсезлекләрнең төп чыганагы икәненә төшендерү,шул ук темага видеосюжет карау.

Тема №10. Поль Брэгның “Йөрәкне ничек сәламәт килеш сакларга”китабындагы өзекләр белән танышу, “Тәмәкенең сәламәтлек өчен зарары” темасына видеофильм карау, сәламәт яшәү рәвешенә тормыштан мисаллар китерү.

Тема №11. ”Әгәр озак яшисең килсә?” темасына сочинение язу. Инша язганда К.Насыйриның “Китаб — әт тәрбия” китабыннан 17, 21, 24, 25, 48 нче хикәяләрен куллану.

Тема №12. “Тел – күңел көзгесе” бәйгесенә әзерлек. Һ.Такташның “Авызы- борыны җимерелгән сүзләрне яклап”, М.Хөсәеннең “Мин Җәмилә түгел, Женечка” дигән шигырьләрен уку. Тел турында шигырьләр, җырлар, табышмаклар, мәкальләр, төрле мәзәкләр туплау.

Тема №13. Укучылар белән берлектә “Күл буена килсәгез” темасына экологик әкият – тамаша кую. Табигатькә карата сакчыл караш, мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү.

Тема №14. К. Насыйриның “”Китап-әт-тәрбия” китабындагы 27 нче тәрбияне уку, хезмәткә бәйле мәкальләр, әйтемнәрне искә төшерү. “Минем йорттагы вазыйфаларым” темасына инша язу.

Тема№15. Н. Баянның “Туган авылымда” шигырен өйрәнү, М.Хөсәеннең “Аяз таңнар җырчысы” язмасы белән танышу, Туган илгә,Ватанга карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү

Тема№16. Р. Рәкыйпов шигыренә, Р. Андреев көенә язылган “Мин яратам сине,Татарстан” җырын өйрәнү. Туган якның изгелеген тоя, аңлый белү хисе тәрбияләү.Лаеклы варислар булу, дөрес юлны сайлау өчен халкыбызның үткәнен тирәнрәк белү юлларын эзләү.

Кулланылган әдәбият:

1. Н.Әхмәдиев. Чакматаш. Әлмәт.Рухият. 2000ел

2. С.Әхмәтов. Уйныйбыз да, җырлыйбыз да. Чаллы. 1991

3. Ф.Галимуллин. Габдулла Тукай. Шагыйрь турында истәлекләр. Казан. Тарих 2002

4. Т.Ш.Гыйләҗев. Татар әдәбияты ХХ гасыр башы. Мәгариф.2007

5. Р.Вәлиуллин. Әлмәт җырлый. Әлмәт 2003

6. Р.Вәлиева. Шигырьләр. Әкиятләр. Поэмалар. Тарих. 2004

7. М.З.Зәкиев. Ф.С.Сафиуллина. Хәзерге татар әдәбияты. Казан.Мәгариф.2002

8. К.В. Закирова Р.А.Низамов. Көч һәм рух тамырлары. Мәгариф нәшрияты. 1998

9. Р.Уразман. Татар халкының бәйрәмнәре һәм йолалары. .Казан. 1992 .

10. Ф.Ф.Харисов.М. Милли мәдәниятнең белем бирү белән интеграцияләнүе.

Казан. Мәгариф нәшрияты.1999.

11. Ә.Н.Хуҗиәхмәтов. Мәгърифәт – мәңгелек юлдаш. Казан. 2002

12. Ә.Н.Хуҗиәхмәтов . З.Рәсүлова Мәгърифәт йолдызлыгында. Казан 1998

13. Ә.Н.Хуҗиәхмәтов. Педагогика. Казан. 2001

Укучыларга тәкъдим ителгән әдәбият:

С.Әхмәтов. Уйныйбыз да, җырлыйбыз да. Чаллы. 1991

Р.Вәлиева. Шигыръләр, әкиятләр, поэмалар. Казан. 2004

З.Дәүләтов Тормыш дигән язмыш. Казан .Татарстан китап нәшрияты. 2001

М. Маликова. Югалган якутлар. Казан. “Рухият” нәшрияты. 2004

Н.Сергеева. татар чигүе. Казан. Мәгариф. 2005

Ф.С. Сафиуллина. Г.Б.Ибраһимов. Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел. Мәгариф нәшрияты 1998

К.М. Миңнуллин. Ф.И.Урманче. Татар халык җырлары. Казан Мәгариф нәшрияты. 2001

Ф.Ф.Харисов. Сораулар һәм җаваплар. Казан.Хәтер нәшрияты. 1997

Ә.Н. Хуҗиәхмәтов. Мәгърифәт йолдызлары. Казан. Мәгариф нәшрияты. 2002