йлн-тир дньядан 1 сыйныфта Йорт хайваннары темасы буенча мастер-класс

Бахтачы башлангыч мәктәбе

Әйләнә- тирә дөньядан 1нче сыйныф буенча

мастер-класс

ТЕМА

ЙОРТ ХАЙВАННАРЫ

Укытучы:Хөсәенова Р.Р.

Максат:1)Йорт хайваннары белән таныштыру, аларның кешеләргә файда китерүләрен билгеләргә өйрәтү;

2) Күзәтүчәнлекләрен, игътибарлылыкларын үстерү;

3) Хайваннарга сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: һәр төркем өчен биремле конвертлар (киселгән иҗекләр, хәрефләр, ребус), төсле карандашлар, рәсем ясау өчен битләр, компьютер.

Дәрес барышы.

I.Оештыру.

II.Актуальләштерү.

Кабатлау.

-Укучылар,без үткән дәрестә табигатьнең бер зур патшалыгы булган хайваннар дөньясы белән таныштык. Балалар, сез менә бу рәсемнәрне карап, нинди хайваннар сурәтләнгәнен әйтегез әле.

Проблемалы сорау.

-Укучылар, без хайваннар турында өйрәнүне дәвам итәрбез.Бүгенге дәрес темасын беләсегез киләме соң? Мин сезне хәзер 3 төркемгә бүләм һәм конвертлар белән биремнәр бирәм. Әгәр дә сез шул биремнәрне үти алсагыз, бүгенге дәрес темасын үзегез үк әйтерсез.

-1 төркем — иҗекләрне саннар тәртибе белән куеп чыгыгыз.

2 төркем – хәрефләрне тәртип буенча куеп чыгарга.

3 төркем – ребус чишәргә.

Барыгыз да биремне үти алдыгызмы? 1 төркемнәр сезнең нинди тема килеп чыкты? 2 төркемнәр-? 3 төркемнәр -?

Димәк, безнең дәресебез темасы?

Йортхайваннары.

Ә нинди хайваннар йорт хайваннары дип атала?

Кешеләр янында яши торган хайваннар.

Яхшы. Менә мин өйдә яши торган хайваннар рәсемнәрен таптым. Димәк, болар барысы да йорт хайваннары.(3 слайд)

Юк.Чебен, таракан йорт хайваннары түгел.



Ә сез әйттегез бит, өйдә яши торган хайваннар йорт хайваннары дип. Таракан белән чебен дә өйдә яши бит. Миңа калса, сезнең белән ниндидер проблема килеп чыкты. Әйдәгез уйлыйк әле, без нәрсәне белеп бетермибез икән?

Нинди хайваннар гына йорт хайваннарына керә?



Җавап эзләү.

- Балалар , ә ни өчен калган хайваннарны йорт хайваннары дип әйтеп була, ә таракан белән чебенне юк? Боларның барысы да өйдә яшиме соң? Алар нәрсә эшлиләр?

- Сыер сөт бирә, тавык йомырка сала, каз ит, дуңгыз ит, песи тычкан тота.

- Димәк, хайваннар кешеләргә файда китерә? Ә тычкан нишли?

- Тычкан ашамлыкларны ашый, әйберләрне кимерә.

-Ул йорт хайванымы?

- Юк. Ул зыян гына китерә.

- Дөрес, укучылар, тычкан да, таракан һәм чебен дә йорт хайваннарына кермиләр. (слайдтан алып ташлау).

- Укучылар бөтен хайваннар да өйдә яшиләрме?

- Юк. Алар абзарларда яшиләр.

- Абзарларда тагын нинди хайваннар яши?

- Ат, …

-Ә ат нәрсә эшли соң?

-Йөк ташый.

- Дөрес, кешегә хуҗалык эшләрендә булыша торган хайваннар да йорт хайваннары дип атала. Әйдәгез, хәзер нәтиҗә ясыйк. Нинди хайваннар йорт хайваннары дип атала инде?

- Өйдә һәм кешеләр янында яши торган һәм файда китерә торган хайваннар йорт хайваннары дип атала.

- Молодцы! Әйдәгез, хәзер ял итеп алыйк.

IV.Физкульминут.

Күзләрне ачып йомабыз.

Күзләрне аска-өскә, уңга-сулга, сәгать теле уңаена йөртәбез. Ә кем тели, күзләрне 1 минутка йомып та тора ала.

Күзләргә массаж ясау.

V. Ныгыту.



1) Хайваннарның файдасы. - Укучылар, йорт хайваннары кешеләрне дәвалый да икән әле. Мәче мырылдаганда аны кул белән яратсаң, йөрәк эшчәнлеген яхшырта икән. Ә менә атка атланып йөрү кул-аяклары хәрәкәтләнмәгән кешеләргә бик зур ярдәм итә икән. Аларның аяк-куллары эшли башлый икән. Медицинада да атларга утыртып дәвалау юнәлешләре бар икән.

2) Уен уйнау.

— Хәзер мин сезгә бер уен тәкъдим итәм. Менә монда карасагыз, өстә-хайваннар, ә аста аларның нинди эш башкаруы күрсәтелгән. Монда рәсемнәр дөрес урнаштырылганмы: эт тычкан тота, сыер йөк ташый, песи йомырка сала?

— Юк.

— Әйдәгез, алайса бу рәсемнәрне дөрес итеп парлап урнаштырыйк.

-Молодцы! Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.