Яшсмер чагында балаларны беренче проблемалары Бу проблемалардан чыгу юллары

Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе

Тема:

Яшүсмер чагында балаларның беренче проблемалары. Бу проблемалардан чыгу юллары.

Төзеде: Музафарова Эльмира Фирдәүс кызы

2011 нче ел

Слово-тончайшее прикосновение к сердцу: оно может стать и нежным, благоухающим цветком и живой водой, возвращающей веру в добро, острым ножом, ковырнувшим нежную ткань души, и раскаленным железом, и комьями грязи…

Слово может убить и оживить, ранить – и излечить, посеять смятение и безнадежность – и одухотворить, рассеять сомнения – и повергнуть в уныние, сотворить улыбку – и вызвать слезы, породить веру в человека – и заронить неверие, вдохновить на труд – и привести в оцепенение силы души.

В.А. Сухомлинский

Максат: ата-аналарга яшүсмерләрнең физиологик һәм психологик үзгәрешләренең мөһимлеген аңлату; балаларның яшүсмер вакытта үз-үзләрен тотышларына игътибарны арттыруны булдыру; ата-аналар белән балаларның җенси өлгергән вакытта билгеле бер кагыйдәләр буенча эшләргә кирәклеген сөйләшү.

Үткәрү тәртибе: түгәрәк өстәл

Әңгәмә өчен сораулар: кем ул яшүсмер, проблемалар статистикасы; балаларга бу вакытта күрсәтеп була торган ярдәм; яшүсмер чорында гаиләнең мөһимлеге.

Әзерлек: статистика мәгълүматларын туплау; балаларга һәм ата-аналарга диагностика үткәрү; тәрбия сәгатьләре уздыру “Мин кем? Нинди мин?”, төрле ситуацияләр булдыру; ата-аналарга “кагыйдәләр” ярдәмлеге булдыру.

Җыелыш барышы

Кереш сүз.

Исәнмесез, хөрмәтле ата-аналар! Бүгенге безнең ата-аналар җыелышы бик тә мөһим темага багышланган – балаларның җенси өлгерүе. Бу вакыт балалар өчен үз-үзләрен яратмау, тышкы кыяфәтләреннән канәгать булмау, төрле борчуларга төшү белән билгеләнелә.

Дөрес, төрле бала бу чорны төрлечә кичерә: кайсыберләре ачык каршылыклар күрсәтә, җенләнә, ә кайсыберләре үз-үзләренә йомыла. Кайсыбер очракларда хәтта тәмәке тарта, аракы эчә башларга һәм наркомания юлына да басарга мөмкин. Балаларның өйдән чыгып китүләре, төрле компанияләргә эләгүләре күзәтелә. Ләкин бу чор нинди генә булмасын, балаларга ата-аналар тарафыннан ярдәм кирәк. Һәм бу ярдәм балананы күп кенә ялгыш юллардан саклап калырга булыша. Димәк, балаларга бигрәк тә ата-аналарының, якыннарының аңлавы, аралашуы, баланы олы кеше итеп күрә белүе кирәк. Бала һичшиксез аның проблемаларын аңлауны, бу проблемалардан чыгу юлларын бергәләп эзләүне тоярга тиеш.

Баларның һәм ата-аналарның анкеталарын анализлау.

Ата-аналарга анкета бирелә.

Балагыз нәрсәләр белән кызыксына башлады дигәнгә “әйе”, “юк” дип җавап бирә аласызмы:

А) үзенең тышкы кыяфәте

Б) үзенең буе

В) үзенең гигиенасы

Г) капма-каршы җенес вәкилләре белән

2. Балагыз күбрәк нәрсә эшли башлады:

А) телефоннан дуслары белән сөйләшә

Б) көзге яныннан китми

В) күп вакытын дуслары белән уздыра



Г) үзенең өске киеменә игътибарны күп бирә

3. Шәхси планда ул:

А) үз эченә йомыла башлады

Б) әти-әнисенең мәхәббәтенә игътибарны киметте

В) бар нәрсәне агрессив рәвештә кабул итә башлады

Г) укуга салкын карый башлады.

Балаларыгыз түбәндәге анкетаны тәрбия сәгатендә уздылар.

Бирелгән вариантлар арасыннан үзегезгә ошаганнарын сайлап алыгыз.

Соңгы вакытларда сез вакытны күбрәк ничек уздырасыз:

А) өйдә

Б) дусларың белән

В) ялгыз

2. Син буең, тышкы кыяфәтең үзгәрүгә ничек карыйсың:

А) шатланам

Б) кайгырам

В) ачуымны чыгара

3. Синең ниндиерәк буласың килә:

А) башлы

Б) матур



В) аралашучан

4. Әгәр син матурлык буенча игътибар үзәгендә булсаң:

А) сөенәсең

Б) кайгырасың

В) барыбер.

Әйдәгез диагностика нәтиҗәләренә күз салыйк. Бу диагностика чынлап та баларның җенси өлгерү җиткәнлеген күрсәтә, димәк балаларга бу вакыт бигрәк тә сезнең ярдәм, булышлык кирәк.

Анкета сорауларыннан чыгып, һәрбер ата-ана үз фикерен әйтә. Тәрбия сәгатендә укучылар белән уздырылган сөйләшүгә анализ ясала.

Ата-аналарны “Кагыйдәләр” ярдәмлеге белән таныштыру.

Балаларыгыз белән ачыктан-ачык төрле темаларга сөйләшергә тырышыгыз

Балаларыгызга үзегез турында, аның яшендәге чорны сөйләгез.

Дөньяда сез белмәгән әйбәрләр булуын да әйтеп үтегез.

Сез яшүсмер вакытта булган авырлыкларны бик сөйләргә тырышмагыз, ул аны үзе аша үткәрергә мөмкин.

Яшүсмер чорда малайларга бигрәк тә әниләр ярдәме, кызларга-әтиләрнеке кирәк.

Балаларыгызга булган мәхәббәтне күрсәтергә тырышыгыз, аңа якын дуска әйләнегез.

Баларыгызның тәрле үзгәрүләренз бигрәк тә игътибарлы булыгыз.

Балаларыгызга ярдәмгә килергә һәрвакыт әзер булыгыз.

Ата-аналарга буклетлар өйгә бирелә.

Төрле ситуацияләрне карау.

Балаларыгыз белән төрле ситуацияләр туарга мөмкин. Бу вакытта дөрес адым ясау, сезнең балаларыгыз белән алдагы тормыш өчен мөһим роль уйный. Кайберләрен карап китик, сез ничек эшләр идегез? Алай булганы бармы?

Балагыз һәрвакыт сез алган киемне яратып кия иде, ә бүген ул никтер каршы килә. Минем дә үзем алган киемне, кыйммәтле киемне киясем килә ди…

Бала үзенең буеннан, тышкы кыяфәтеннән кыенсына. Аннан дуслары көлгән кебек тоела. Ә ата-анасы моны “чүп кенә проблема” дип саный..

Баланың үсәсе килми…

Һәрвакыт киресен укый…

Нәтиҗәләр ясау.



Бу җыелышта миңа ошады-…, миңа ошамады-…, нәрсәләр турында сөйләшергә кирәк иде-…

Мин җыелышның эпиграфы итеп В. Сухомлинскийның сүзләрен алган идем һәм җыелыш дәвамында бу хакта бер сүз дә әйтмәдем. Безнең җыелыш ахырына якынлашты. Хәзер ни өчен бу сүзләрне алуымны аңлагансыздыр инде. Балаларыгыз өчен якын дус, кайгыртучан ата-ана булып калыгыз! Сухомлинскийның сүзләрен исегездә тотыгыз! Кагыйдәләр язылган кәгазь буклет, бүген алган информация сезгә булышыр дип ышанам. Сау булыгыз!