Яшь буынга патриотик трбия бирд матур дбиятны роле

ТР ФӘННӘР АКАДЕМИЯСЕНЕҢ Ш.МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫМИЛЛИ МӘГАРИФ ТАРИХЫ ҺӘМ ТЕОРИЯСЕ ҮЗӘГЕ

“Яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә заманча караш: тәҗрибә һәм

яңа алымнар”исемле төбәкара фәнни- гамәли конференция

Яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә
матур әдәбиятның
роле

Автор: Татарстан Республикасы

Биектау муниципаль районы

МБУ “Дөбъяз урта гомуми белем бирү

мәктәбе”нең II нче категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Вафина Гөлия Илдус кызы.

2011 нче ел.

Кеше күңеленә кече яшьтән үк гаилә, туганлык, табигать, туган нигез, туган җир төшенчәләре салына башлый. Үсә төшкән саен, кеше аңында бу төшенчәләр киңәя бара.

Без балаларда яшьтән үк әти-әни, гаилә, туган җир, туган ил өчен җаваплылык, ягъни патриотизм хисе тәрбияләргә тиешбез.

Кем ул патриот? Нәрсә ул патриотизм? Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә бу төшенчәләргә мондый аңлатма бирелә: “Патриот – үзенең туган җирен, халкын, илен, ватанын сөюче, шулар өчен һәртөрле корбаннарга да әзер булган кеше. Патриотизм – патриотларга хас булган күренеш (эш, теләк, хис); үз иленә, халкына мәхәббәт”. Киңрәк итеп әйткәндә, патриотизм – үз илеңә, туган телеңә, халкыңа, табигатькә, милли традицияләргә, мәдәнияткә мәхәббәт ул. “Ватаныңны сөю – милли хиснең, милләтчелекнең бер өлешедер. Үзеңнең ил-йортыңны олылау вә хөрмәтләү милли холык формалашуда да зур роль уйный”, дип яза якташыбыз Садри Максуди.

Патриотизм хисе еш кына “батырлык” төшенчәсе белән якын, аваздаш. Батырлык максатка бирелгәнлекне, аны тормышка ашыруда ныклыкны аңлата, ул үз эченә үз-үзеңне тота алу, каушап калмау, чыдамлылык, файдалы эшләргә әзер булу, бурычны үтәү кебек сыйфатларны ала.

Бу җәһәттән, Бөек Ватан сугышы чорын (1941-1945) күзәтеп үтү гыйбрәтле булыр. Ул дәһшәтле сугышта фронтта да, тылда да халыкның күрсәткән патриотизмы, массакүләм батырлыгы турында хәзер төрле фикер – карашлар бар. Ничек кенә булмасын, ул чордагы халыкның патриотизмы эчкерсез, аяусыз һәм көчле . Чөнки ул ил – җир, Ватан өчен көрәшә һәм эшли. Халыкта бик көчле патриотизм, Ватанга бирелгәнлек хисе тәрбияләнгән . Шуңа күрә көчле патриотизм хисе, халыкка мәхәббәт — әлегә кадәр күрелмәгән шул дәһшәтле, аяусыз бәрелештә җиңеп чыгуыбызның төп сәбәпләреннән берсе дип әйтеп була.

Өлкән буын, халкыбызда тупланган тәрбия тәҗрибәсенең асыл мәгънәсен тирән үзләштереп, үзенең гамәл-адымнарын мондый тәкъбирләр белән үлчәгән: “Батыр баткактан курыкмас”, “Батырлык кыяфәттә түгел – йөрәктә”, “Батырдан үлем дә курка” һ. б.

Яшь буында патриотизм хисен уятуда матур әдәбиятның да роле бик зур. Бигрәк тә Бөек Ватан сугышы турындагы әсәрләрнең укучылар өчен тәрбияви яктан әһәмиятле.

Бөек Ватан сугышы чоры әдәбиятының үзенчәлекләре: яшәү һәм үлем, ирек һәм коллык, батырлык һәм куркаклык, фидакарьлек һәм хыянәт төшенчәләре арасына кеше җаны, аның рухы куела. Сугыш тыныч кына яши торган кешеләрне шушы сыйфатларның икедән берсен сайларга мәҗбүр итә. Әдәбиятка шул чорның герое- совет кешесе, совет солдаты образы килә.Ул бик күп әсәрләр өчен уртак образ, бер үк сыйфатларга ия булган кеше.

Патриотизмның иң матур үрнәкләрен биргән Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Гадел Кутуй, Габдрахман Әпсәләмов иҗатлары аеруча игътиҗарга лаеклы.

Ф.Кәрим сугышка кадәрге чорда ук социалистик хезмәт темасын, илнең хуҗалыгын һәм оборонасын ныгыту өчен көрәш темасын яктырткан лирик шигырьләре белән заман сулышын яхшы тоеп, ил каршында зур җаваплылык хис итеп яшәүче шагыйрь буларак таныла. Ф.Кәримнең поэтик таланты аеруча Бөек Ватан сугышы чорында ачыла. 1941—1945 еллар арасында ул тугыз поэма, ике повесть, бер драма әсәре һәм йөздән артык шигырь яза . Аның поэзиясендә сугыш чынбарлыгының катлаулы фәлсәфәсе, туган ил өчен җаннарын кызганмый көрәшкән совет кешеләренең, совет солдатының табигый эчке кичерешләре, патриотик хисләре, сөйгәненә булган олы мәхәббәте, тыныч тормышка сусавы гаҗәеп бер ихласлык һәм шигърилек белән гәүдәләнә. Ф.Кәримнең бу елларда иҗат иткән лирик шигырьләре, «Гөлсем» (1942), «Идел егете» (1942), «Кыңгыраулы яшел гармун» (1942), «Пионерка Гөлчәчәккә хат» (1942), «Тирән күл» (1942), «Үлем уены» (1942), «Партизан хатыны» (1943), «Өмет йолдызы» (1944) поэмалары, «Тимер һәм тимерче» (1942) балладасы, Муса Җәлилнең Моабит циклы шигырьләре белән бергә, сугыш чоры татар совет поэзиясенең иң югары ноктасын тәшкил итәләр. Бөек Ватан сугышы елларында Ф.Кәрим чәчмә әсәрләр язуга да игътибар бирә: «Шакир Шигаев» (1943) исемле драма, «Разведчик язмалары» (1942) һәм «Язгы төндә» (1944) исемле ике повестен иҗат итә. Бу әсәрләрдә, поэзиясендәге кебек үк, сугыш темасы — батыр совет сугышчыларының җанлы образлары, төрле милләт кешеләреннән оешкан совет армиясенең рухи һәм сугышчан бердәмлеге чагыла.

Фатих Кәрим Бөек җиңү өчен, туган иле һәм халкы өчен сугыш кырында баш салуны җырга тиңли:

Үләм икән, үкенечле түгел

Бу үлемнең миңа килүе,

Бөек җыр ул – Бөек Ватан өчен

Сугыш кырларында үлүе.

Патриотизмның иң яхшы үрнәге  – герой-шагыйрь М. Җәлилнең тормышы һәм иҗаты. Укытучының бурычы – герой-шагыйрьнең һәм җәлилчеләрнең палач балтасы алдында да үзләрен горур тотулары үрнәгендә патриотизм хисләре тәрбияләү.

Моабит дәфтәрләре» — Җәлил поэзиясенең иң югары ноктасы. Моабит шигырьләрендә шагыйрьнең шәхси образы, кичерешләре, фәлсәфи уйланулары аша кеше рухының бөеклеге, куркусызлыгы, гуманистик табигате, гаделлек һәм хаклык тантанасына якты ышанычы, туган иленә, туган халкына чиксез мәхәббәте гаҗәеп зур эмоциональ көч һәм сәнгатьчә камиллек белән гәүдәләнә.

Муса Җәлилнең шигырьләр җыентыкларының һәрберсендә беренче урында “Җырларым” шигыре басыла. Шагыйрь аны үзенең иҗат программасын тәшкил иткән, бөтен иҗат һәм тормыш юлын йомгаклый торган шигыре итеп санаган. Әйтерсең ул иленә һәм халкына биргән изге анты үтәлү турында соңгы минутларында шигъри рапорт бирә:

Үлгәндә дә йөрәк туры калыр

Шигыремдәге изге антыма.

Бар җырымны илгә багышладым,

Гомеремне дә бирәм халкыма.

М.Җәлилнең әдәби мирасы күп милләтле совет әдәбиятының кыйммәтле бер казанышы булып тора. Аның әсәрләре кешеләрдә матур, гуманистик тойгылар уята, аларны тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра.

Гадел Кутуйның Бөек Ватан сугышы елларындагы әдәби иҗат эшчәнлеге гаҗәп күп кырлы. Ул шигырьләр, хикәяләр, пьесалар яза, «Кызыл Татарстан , «Красная Татария» газеталарында, «Безнең юл», «Яңалиф», «Авыл яшьләре», «Чаян» журналларында күп санлы фельетон, очерк, мәкаләләр бастыра.

Бөек Ватан сугышы башлану белән Г. Кутуй үзенең язучылык сәләтен дошманны җиңү өчен көрәшкә багышлый: патриотик шигырьләр, публицистик мәкаләләр, хикәяләр яза. 1942 елның июнендә ул үзе дә фронтка китә.





Сугыш елларында Г. Кутуй рус һәм татар телләрендә чыга торган фронт газеталарында эшли. Бу елларда әдипнең күп кенә очерклары, «Без — сталинградчылар» исемле нәсере һәм «Хәнҗәр» дигән хикәясе басыла. Шушы ук чорда әдипнең ил азатлыгы өчен көрәшүче совет солдатының изге хисләрен сәнгатьчә югарылыкта яңгыраткан атаклы «Сагыну» нәсере иҗат ителә. Нәсердә лирик геройның ташкын кебек сагыну хисе үзәккә куела. Ул чит илләрнең иң гүзәл табигатьле урыннарында йөри, ләкин бу матурлык геройның туган илен сагыну хисен баса алмый. Шуңа да карамастан, Ватанны дошманнан тизрәк арындыру теләге, җиңүгә омтылыш горур кыяфәттә алга атлата.

“Сагыну” нәсерен укучылар шуны аңлый: кендек каны тамган туган җирне чит илнең бернинди дә матурлыгы алыштыра алмый.

1945 елның язында Г. Кутуй, сәламәтлеге бик начарланып, хәрби госпитальгә эләгә һәм, шул авыруыннан терелә алмыйча, 1945 елның 15 июнендә Польшадагы Згеш шәһәрендә вафат була. Аның мәрмәр таш куелган каберен Польша пионерлары кадерләп саклыйлар һәм яз саен аңа чәчәкләр утырталар.

Язучы Г. Әпсәләмовның геройлары аеруча тәвәкәллек, осталык таләп итә торган һөнәр кешеләре. Алар үзләренә тапшырылган бурычны намус белән башкаралар. Ул бурычны үтәү өчен никадәр маҗаралы хәлләр, түземлек, батырлык, максатка ирешү теләге, рухи көч кирәк була.

Үзенең беренче адымнарын Г.Әпсәләмов шигырьләр язудан башлый. Аның беренче шигырьләре “Октябрь баласы” дигән татарча журналда басылып чыга. Ул журналның редакторы М.Җәлил була. М.Җәлил рекомендациясе бенча Г.Әпсәләмовны Горький исемендәге әдәбият институтына укырга алалар.1941нче елда язучы илне сакларга фронтка китә. Бөек Ватан сугышы елларында ул разведкада хезмәт итә, аннан соң минометчылар расчетының командиры була. Сугыштагы батырлыклары өчен “Кызыл йолдыз” ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

Әпсәләмовның искиткеч таланты сугыштан соңгы елларда ачыла. Эш сөючәнлеге, тормышның тирәнлеген аңлавы, табигатьне яратуы аңа бик эчтәлекле әсәрләр иҗат итәргә булыша.Ул бөтен иҗаты белән романтик рухлы язучы. Аның һәр әсәренең вакыйгалары гүзәл, мәһабәт табигать кочагында сурәтләнә. Әйтерсең, туган җирнең табигате үз улларына көч-куәт булып, аларны саклап тора. Табигать мәңгелек булуы белән вакытлы күренеш булган сугышка каршы куела. Сугыш никадәр зыян китерсә дә, барыбер каршында көчсез булып кала. Аның әсәрләрендә әйтерсең табигать төп герой ролен, әйтерсен җир-ана, туган җир образлары шулай җанланып дошманга каршы көрәшә. Г. Әпсәләмовның әсәрләрендәге геройлары да аның кебек үк тормышка, табигатькә гашыйк кешеләр.

1943нче елда язылган “Икенче гомер” әсәрендә язучы разведчик Вакыйф образын сурәтли. Вакыйф, группасы белән разведкага баргач, дошманнар засадасына эләгәләр. Иптәшләре һәлак булып Вакыйф ялгыз кала өч мәртәбә яралана. Дошманнар аны тереләй алырга лип кырыена җыелгач кесәсендәге гранатаны ташка бәрә. Ләкин граната шартламый. Дошманнар аны бик нык газаплыйлар һәм үлде диеп калдырып китәләр, өстенә ут төртәләр. Аны яртылаш янган килеш башка разведчиклар табып алалар.

1943нче елда Г.Әпсәләмов тагын “Абушахман”, “Байрак” әсәрләрен яза. 1944нче елда “Төньяк балкышы”, “Бөркет токымы”, “Давыл”, “Хайбулла солдат”, “Зәңгәр кыя”, “Егетнең асылы” әсәрләре дөнья күрә.

1945нче елда “Зәңгәр иртә”, “Уссури карурманнарында” хикәяләре һәм “Ак төннәр” повесте языла.

Хикәяләрнең геройлары арасында уртаклык зур. Алар үзенең гаиләсен, йортын гына түгел, илен якларга ант иткән кешеләр. Җинүгә ышаныч аларны әллә ничә үлемнән саклап калган. Туган илнең зурлыгы, төрле милләт халыкларының туганнарча дуслыгы аларны рухландырып тора, хис кичерешләре дә бер үк. Дошманга нәфрәт хисе моңа кадәр булмаган дәрәҗәдә көч бирә.

Фронтта туплаган материалларын кулланып, Г. Әпсәләмов 1949 елда “Алтын йолдыз” романын яза. Бу романның геройлары кичә генә унынчы сыйныфны тәмамләган яшьләр. Алар — сугышта зур батырлыклар күрсәтеп, “Герой” исеме алган һәм орден медальләр белән бүләкләнгән кешеләр.

1951нче елда Г.Әпсәләмовның “Газинур” романы дөнья күрә. Газинур — реаль тормышта яшәгән кеше. Ул — гади авыл егете. Матур җырлый, күп сөйләшергә ярата, шаян, бераз җилбәзәк. Хатыны һәм кызы бар. Сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китә. Сугышта кыюлыгы эш сөючәнлеге өчен аны отделение командиры итеп билгелиләр. Батальон Калинин өлкәсенең Освище авылын дошманнан азат итәргә приказ ала. Немецлар авылны мина кырлары, чәнечкеле тимер чыбык, траншеялар, дзотлар белән әйләндереп алганнар. Зур югалтулар белән батальон авылга керә, ләкин алга барырга мөмкинлек юк. Иске бүрәнәләр арасында урнашкан дзоттан аткан пулемет солдатларга баш күтәрергә дә мөмкинлек бирми. Газинур иң алдан бара. Ул, шуышып, дзотка якынлаша. Пулеметка 2-3 адым калгач, ул сикереп тора һәм күкрәге белән дзотны каплый. Батальон алга ыргыла һәм авылдагы дошманнарны изеп ташлый. Батальонның күз алдында гади совет солдаты Газинур Гафиятуллин үлем белән үлемсезлек арасын үтә, гасырлар буе яши торган батырлык кыла.

Патриотизм темасы, илне саклау темасы бервакытта да картаймый. Ул -мәңгелек тема. Сугышта солдатлар геройларга әйләнәләр. Ләкин бу командир приказы белән түгел, ә йөрәк кушуы белән. Илне ярату хисе нәселдән нәселгә килә. Шул хис кешене күкрәге белән утны капларга мәҗбүр итә.

Милләтнең мондый батыр уллары, каһарманнарның фидакарьлеге халык, милләт хәтерендә озак саклана. Бу турыда Садри Максудиның фикерләве бик мәгънәле: “… Милләтнең хәятендә, азатлыгы өчен көрәшләрдә фидакарьлек күрсәткән, Ватанга гадәттән тыш хезмәтләре белән дан алган кешеләргә каһарман исеме бирелер. Мондый бөек шәхесләр милләтнең хәтерендә онытылмас эз калдырыр…” Бу уңайдан олуг мәгърифәтче Риза Фәхреддиннең дә сүзләре бик урынлы һәм кыйммәтле. “Дөньяда тора белү – зур һөнәр, әмма үлә белеп үлү – аннан да зур вә кыйммәтле һөнәр”, — дип яза ул.

Ил- җир, халык, милләт мәнфәгатьләрен яклап көрәшүчеләрнең патриотизмын, алар күрсәткән үлемсезлекнең мәңгелек булуын һәм киләчәк буыннар өчен үрнәк булып хезмәт итүен яшь буынга аңлату – укытучының олы бурычы.

Файдаланылган әдәбият

1. Мостафин Р.Ә. Җәлилчеләр: очерклар, җәлилчеләр иҗаты. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1988.

2. Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясе: шигырьләр һәм поэмалар. – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты, 2005.

3.Татар әдәбияты тарихы. 6 томда. 5 нче том: Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы еллар әдәбияты (1941 – 1960). – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1989.

4. Мәшһүр мәгърифәтче-галим, педагог Ризаэддин Фәхриддин мирасын укыту-тәрбия процессында файдалану. – Казан: РИЦ “Школа”, 2004.

5. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге 3 т. — Казан: Татар.китап нәшр, 1977-1981.

Гариза

1. ФИО Вафина Гөлия Илдус кызы

2. Эш урыны: Биектау муниципаль районы МБУ “Дөбъяз урта гомуми белем бирү мәктәбе”

3. Вазыйфа : татар теле һәм әдәбияты укытучысы

4. Чыгышның исеме: Яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә матур әдәбиятның роле

5. Адрес : 422720, Высокогорский район, с. Дубъязы, ул Школьная, д.14.

Электрон адрес: [email protected]

Телефон: 8(843)61110 – өй; 8(843)61029 — эш