гаил елында изге эшлр

Гаилә елында- изге эшләр.

Күңелләргә миһербанлылык, шәфкатьлелек хисләре салган Хәйрия елын озатып, Гаилә елына аяк бастык.

Зур җирләр биләгән дәүләт гаилә дип аталган кечкенә “дәүләт”ләрдән тора. Алар ныклырак, татурак, иминрәк булган саен илнең куәте артуын җитәкчеләребез яхшы аңлый, шуңа да төп игътибарны гаиләгә юнәлтә. Гаилә- баланың иң зур таянычы. Һәр гаиләнең үзенә генә хас тәрбия алымнары бар.



Элек-электән татар халкы китапларга хөрмәт белән караган һәм күп укыган. Китап яхшыны яманнан аерырга, уйланырга, нәтиҗә ясарга өйрәтә.

Китаплар у л- тормыш көзгесе, аулакта сердәшче, ялгызлыкта иптәш, ярдәмче, кайгылы вакытта шатлык китерүче.

Компьютер заманасы булса да , кайбер галәләрнең китапка карашы үзгәрми. Бала тәрбияләгәндә китап зур роль уйный. Фәргат Әлмөхәммәт улы Нәфыйков гаиләсе мәктәбебез китапханәсенә 200 данә китап- матур әдәбият әсәрләре бүләк итте. Аларга мәктәп коллективы исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез.



2007 ел.

Нурсия Хисамова.